+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2017, 02:00

Варшава килешүе Европада үз ролен тулысынча үтәде

Анда совет гаскәрләрен кертү бик вакытлы булды дип исәплим.Нәкъ 25 ел элек совет гаскәрләрен Чехословакиядән чыгару тулысынча тәмамланды. Шул дәвердән Үзәк гаскәрләр төркеме (ЦГВ) үзенең яшәешен туктатты. СССРның меңләгән ир-егете анда 1968 елның августыннан социализм идеяләрен яклап хезмәт итте. Әмма бүгенге көнгә кадәр гади генә сорауга рәсми җавап юк: шул елда бу илгә совет гаскәрләрен кертү нигә кирәк булган? Мин үзем бу илдә 1974-76 елларда хәрби хезмәт үткән совет солдатларының берсе булам. Әлеге язмада анда булган хәл-вакыйгаларны 20 яшьлек егет күзлегеннән тасвирларга тырышып карыйм.

Армиягә 1974 елның 31 октябрендә чакырылдым. Ике көннән соң безне Казан югары хәрби танк училищесына җибәр-деләр. Биредә безне курсантлар 15 көн дәвамында армия тормышының асылына өйрәтте. Шартлар һәм туклану яхшы иде. Кече командирлар сүзләре буенча без, ярымйон гимнастеркалар һәм йомшак күн итекләр биргәч, чит илдә хезмәт итәчәге­безне аңладык, чөнки мондый затлы кием союздагыларга тәтеми иде. Төнлә “тревога” буенча Казан аэропортыннан ике “Ту-154” самолетында кая очуыбызны да белмичә күтәрелеп киттек. Командирның: “Әле без Польша территориясен узып барабыз!” – дигән тавышына уянып киттем. Миңа, авыл малаена, бу сүзләрне ишетү мәзәк тоелды. Берникадәр вакыттан соң безнең лайнер Чехословакиянең Пршеров хәрби аэродромына төште. Соңрак Высоке Мито шәһәренең 31нче мотоукчылар дивизиясе штабына юлландык. Шул ук көннең кичендә “Урал-375” машиналарында Клештерец над Орлицей авылына килдек. Биредә безнең 585нче артиллерия полкы урнашкан. Минем 730 көнлек хәрби хезмәтем шулай башланды.

Гарнизон ике метрлы бетон плитә белән әйләндереп алынган иде. Шуңа күрә тышкы дөнья белән бәйләнештән мәхрүм ителеп, устав таләпләренә ярашлы яшәдек. Офицерлар һәм алар­ның гаиләләре хәрби часть чигендә юл аша биш катлы ике йортта яшәде, балаларын Высоке Митодагы дивизия штабына автобуста укырга йөрттеләр.
Яшь солдат курсын үткәч, 5 декабрьдә (СССР Конституциясе көнендә) ант кабул иттек. Мине, машинкада баса белүем һәм язуым матур булганлыктан, хәрби частьның штабына чакырдылар. Минем командир, начальник строевой части, капитан С. Гололобов йомшак күңелле кеше булды. Миңа ул “Али” дип дәшә иде, документлар белән сак эш итәргә өйрәтте. Кергән-чыккан корреспонденцияләрне, хәрби билетларны, отпуск һәм юлда йөрү билетларын дөрес һәм вакытында тутыру һәм башка кәгазь эшләре миңа тапшырылды. Боларның барысын да полкның боерыклар китабына теркәп барырга һәм көн дә командирга имзага кертергә тиеш идем. Штабист булгач, частьтан чыгып йөри ала идем. Бу илнең чисталыгы һәм матурлыгы – юл буендагы җимеш бирүче грушалар, алмагачлар, черешнялар, берничә нәсел яшәгән һәм әле дә яшәүче ныклы йортлар, кибетләрдәге товарлар төрлелеге һәм азык-төлек муллыгы мине хәйран калдырды.

Ел саен безнең полк җәен һәм кышын Оломоуц полигонына 20-25әр көнгә учениеләргә чыкты, палаткаларда “буржуйка” ягып яшәдек. 152 миллиметрлы пушка прицеп итеп тагылган 35-40 берәмлек “Урал” машинасы андагы торак пункларның тар урамнарында хәрәкәткә комачаулык тудырганга күрә, һәр борылмага юл көйләүче солдатларны бастыралар иде. Бу ил гражданнары олы юлга чыгар алдыннан урамда совет техникасы күренмиме, дип, һәрвакыт алан-йолан карана иде. Кайчак узып барганда алардан “Оккупант!” дигәннәрен дә ишетергә туры килгәләде. И шуңа гаҗәп­ләнә идем, нинди оккупант булыйк ди инде без: берәрсен үтердекме, рәнҗеттекме, кем­неңдер милкен, йортын тартып алдыкмы? Сәяси укулар вакытында политруклар, “особист” В. Варопанов үзебезне һәрчак тыйнак тотарга, хәрби дисциплинаны һәрвакыт үтәргә, урындагы халыкны кыерсытмаска, аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә өндәделәр. Чынлап та, безнең солдатлар аларга уңыш җыюда ярдәмләште, берлектәге хәрби укулар, спорт ярышлары үткәрдек. Исемдә, 1975 елның 9 маенда партнерлар зур бәй-рәм оештырды. Анда поляк хәрбиләре дә катнашты.

Хәзер инде язмабыз башында искә алынган сорауга әйлә­неп кайтыйк. Ни өчен 1968 елда бу илгә совет гаскәрләре кертелде соң?

1938 елның көзенә шәхси состав буенча Германия һәм Чехословакия көчләренең нисбәте тигез була. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, Чехословакия дилемма алдында калды: сугышырга яисә капитуляция­ләнергә. Ил Президенты Эмиль Хачаны Гитлер икенче вариантны сайларга мәҗбүр итә. “Рейхсканцлер (Гитлер) белән озайлы әңгәмәдән соң, мин Чехия халкы язмышына һәм дәүләтенә хыянәт итәргә мәҗбүр булдым һәм немец халкы юлбашчысына тулысынча ышаныч белдерәм. Безнең бурыч – әлеге карарны тыныч кына кабул итеп алу”, – ди хәлсез карт Эмиль Хача.

Тулысынча мобилиза­ция­ләнгән, коралланган һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән 2 миллионга якын Чехословакия гаскәре, бу хурлыклы боерыкны алгач, аны берсүзсез үти һәм, Германиянең хәрби арсеналын үз кораллары белән баетып, тыныч намус белән өйләренә таралыша. Ул гына да түгел, ил сәнәгатенең барлык куәте фашистик Германия файдасына эшли башлый.

1945 елда Совет Армиясе гаскәрләренең уңышлы һөҗүм операцияләре нәтиҗәсендә немец-фашист гаскәрләре Чехословакия территориясеннән куып чыгарылды. Бу ил азатлыгы өчен сугышта безнең 144 меңнән артык солдат һәм офицер башын салды.

1945 елның февралендә Ялтада Сталин, Черчилль һәм Рузвельт Европага тәэсир итү һәм аны сәяси зоналарга бүлү турында сүз куешты. Сталин, бу сугышта җиңүчеләрнең кайбер территориаль басымга, сәяси йогынтыга хокукы бар, дип исәпли. Ул Советлар Союзы чикләрендә дуслык мөнәсә­бәтләрендә торучы илләр булдыру уен гамәлгә ашырырга тырышты. Әмма Европа илләрен зоналарга бүлү тәмамлангач, кичә генә “дуслар” булган әйдәүче дәүләтләр арасында “салкын сугыш” башланды. 1949 елда АКШ башлангычы белән оештырылган НАТО блогына җавап итеп, 1955 елда социалистик үсеш юлын “сайлаган” Европа илләре белән берлектә СССР җитәкчелегендә Варшава килешүе төзелә.

Ләкин “дуслар” тынычланмый, 50нче елларда ук Англия һәм Америка разведкалары ярдәмендә Чехословакиядә төрле иҗтимагый клублар һәм коммерциягә карамаган фонд­ларның (болар безгә дә таныш түгелме?) эшчәнлеге киң җәел­дерелә, аларга сәяси система белән риза булмаган 40 меңгә якын кеше җәлеп ителә. Алар­ның эшчәнлеге нәтиҗә­сендә 1968 елда Чехослова­киядә беренче “төсле революция” оештырыла. Аның максаты Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗә­ләрен яңадан карау, Европада сугыштан соңгы чикләр­не бил­геләүне гамәлдән чыгару һәм бу илне социалистик бердәм­лек системасыннан азат итү өчен Ялта һәм Потсдам кон-ференцияләре карарларын яңа­дан барлау була. Шуңа күрә КПСС Үзәк Комитеты, совет Хө­күмәте һәм Варшава килешүе ил­ләренең берлектә кабул ител­гән карарына ярашлы, контрреволюцияне һәм аңа бәйле канкоешларны булдырмау максатында Чехословакиягә гаскәрләр кертү турында карар кабул ителә.

1980 еллар азагында М. Горбачев җитәкчелегендә (шул исәптән Б. Ельцин гамәлләре нәтиҗәсендә) Советлар Союзы таркала башлады һәм “бәрхет революцияләренә” чират җитте. Шул вакытта Чехословакия халкы, имеш, моңа кадәр дөрес юл белән бармаганлыгын, социалистик үсеш юлыннан баш тартып, НАТОга кергән очракта гына чын үсешкә ирешәчәген “аңлады”. Америка һәм Көн­батыштагы “дусларның”, имеш, “салкын сугыш” чоры артта калды, хәзер яңача дөнья корылышы буенча яши башлаячакбыз, дигән демагогик сүзләренә ышану нәтиҗәсендә, беркатлы М. Горбачевның, шундый ук башсыз чит ил эшләре министры Э. Шеварднадзе киңәшенә таянып, акылсыз карар кабул итүе буенча безнең гаскәрләр Европа илләреннән ашыгыч рәвештә чыгарыла башлады. Анда СССР­ның күпме корал һәм башка матди байлык калдырып чыгып китүен исәп­ләүчеләр булдымы икән? Бу җәһәттән башка сораулар да бик күп һәм аларга инде бервакытта да җавап табылмас кебек.

Арытабангы хәлләрне барыбыз да яхшы белә. Күп тә үтмә­де, Чехия белән Словакия аерылды, аларга күрше-тирә башка дәүләтләр иярде, Югос­лавиядәге канкоешлар бөтен Европаны тетрәндерде. Аннары НАТОга керү парады башланды, болардан соң Евросоюз илләре булып киттеләр, алар үрнәгенә Украина да ияреп, бүген анда нинди вакыйгалар баруы яхшы билгеле. Чехия белән Словакия дә бүген үз сәясәте җимешләрен татый: корыч кою, ташкүмер чыгару тармаклары юкка чыкты, ипләп кенә бетерелде; хәзер бу илләр гражданнары Грециягә һәм Италиягә – пляж җыешты­ручы яисә официант, Франциягә һәм Испаниягә яшелчә-җимеш җыю буенча сезонлы эшчеләр буларак бару “бәхетенә” ия.

Сүз башындагы “1968 елда Советлар Союзы үз гаскәрләрен Чехословакиягә кертеп дөрес эшләдеме?” дигән соравыма, бу вакыйгаларга инде 49 елга якын вакыт үтсә дә, “Бу сәяси һәм хәрби адым тулысынча акланды” дип һич икеләнүсез әйтә алам.

Галинур Әлимбәков,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Читайте нас: