+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2017, 13:56

Уфада бер яшьлек баланы нянясы тукмаган

Няня булып эшләүче хатын баланы көчләп йокларга яткырган, сәгатьләр буе елаган тавышына битараф булган. Бала карау урынына телевизор караган. Дөреслек видеоязма ярдәмендә ачыкланган.

Кечкенә Исмаил няняны күрү белән елый башлагач, әни кешедә шик туа һәм ул фатирда видеокүзәтү камерасы урнаштырырга уйлый. Бер көн дәвамында төшерелгән видеоны карагач, әнисе күз яшьләрен тыя алмый: видеоязмада няняның баланы рәхимсез кыйнавы төшерелгән.
Әнисе баланы берүзе тәрбияли. Эшкә иртә, Исмаилга 7 ай тулганда чыгарга туры килә, шуңа ул няня яллый. Аны танышлары тәкъдим иткән була. Бер эш көне өчен Гүзәл няняга 700 сум түли. Өч ай узгач, бала үзен сәер тота башлый, няня белән калырга теләми, әнисен елап озата.
Сабыйның ничә тапкыр кыйналганын белү хәзер мөмкин түгел инде, ә менә ике бала әнисе булган няняның шундый юлга баруы күп сораулар тудыра.
Баланың әнисе полициягә гариза язган. Оперативниклар видеоязманы тикшергәннән соң, няня, балага каршы гамәлләре расланса, үз җәзасын алачак.
(Мәгълүмат Башкортстан юлдаш телевидениесе сайтыннан алынды).
Читайте нас: