Сәбәп шунда ки: Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы башлыгы ел дәвамында эшчеләренә хезмәт хакы түләмәгән. Бөтен акчаны поставщикларга, кредит түләүгә тотынган. Нәтиҗәдә, үз эшчеләренә бурыч 2,5 миллион сумга җиткән. Прокуратура күргән чаралардан соң эш хакы буенча бурыч өлешчә каплатылган, кооператив башлыгына 50 мең сум штраф түләргә дә туры килгән. Прокуратура таләбе буенча депутат мандатыннан да колак каккан. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасының рәсми сайты хәбәр итә.