+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2017, 11:49

Җәяүле, тәртип бозма! Ә син, шофер, аны хөрмәт ит!

Башкортстанда "Җәяүле" профилактик айлыгы башланды. Ул апрель буена дәвам итәчәк.

ЮХХДИ хезмәткәрләре урам аша тиешсез урындардан, светофорның кызыл утына чыгучыларга игътибарны көчәйтергә җыена. Билгеле булуынча, юлны тиешсез урында чыгу штраф белән генә түгел, җәяүленең гомеренә дә куркыныч белән яный.
Әлбәттә, водительләрне дә күз уңыннан ычкындырмаячаклар. Җәяүле сукмакларында һәм юл чатларында ничек йөриләр, җәяүлеләргә юл бирәләрме, җәяүле сукмагы тирәсендә тукталыш һәм туктап тору кагыйдәләрен бозмыйлармы – боларның барысына да игътибар зур булачак. Республика автоинспециясе водительләрне юл кагыйдәләрен үтәргә, җәяүле сукмакларына якынайганда тизлекне киметергә, җәяүлеләрне үткәрергә, башкаларга ихтирамлы һәм игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бер-берсенә хөрмәт белән карарга чакыра.
Читайте нас: