“Дуслыкстрой” төзелеш кампаниясе һәм “ЭнергоТехСервис” җәмгыяте директорлары халыкка төзеләчәк 10 катлы йортта 99 фатирны 307 миллион сумга сатып, юкка чыгалар. Алар дольщикларның акчаларын кыйммәтле машиналарга һәм Кипрда йорт алуга тотына. Бүген бу җинаять эше Киров район суды тарафыннан карала.