+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2017, 17:51

Җиңү байрагын элү мотлак булырга тиеш

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “Җиңү байрагы турында” Федераль законның 2нче маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән.

Бу карар проекты Дәүләт төзелеше, хокук саклау һәм суд мәсьәләләре буенча комитет утырышында хуплау тапкан.
— Җиңү Байрагын 9 май көнне үткән тантаналы чаралар вакытында элү йоласы — фашист илбасарларын җиңүчеләргә ихтирам билгесе генә түгел, ә киләчәк буын өчен истәлек тә, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Русиялеләр ул вакыттагы фаҗигале вакыйгалар, ата-бабаларыбызның тынычлыкны саклаудагы роле хакында онытырга тиеш түгел. Гамәлдәге федераль закон бәйрәм көнендә Җиңү байрагын Русия дәүләт флагы белән янәшә куярга рөхсәт бирә. Ә безнең уйлавыбызча, закон буенча рөхсәт итү түгел, ә мәҗбүр итү каралырга тиеш. Шулай ук, без законлы рәвештә Җиңү байрагын Бөек Ватан сугышына бәйле башка истәлекле даталарда төрле биналарда, шул исәптән, торак йортларда да элү мөмкинлеген исәпкә алырга тәкъдим итәбез.
Константин Толкачев билгеләвенчә, депутатлар тәкъдиме аларның шәхси теләгенә генә түгел, ә гражданнарның һәм иҗтимагый оешмаларның мөрәҗәгатьләренә дә нигезләнгән.
Читайте нас: