Теләгән һәркем анда балалар кием-салымы, уенчыклар салала. Тотылганнар да ярый, тик алар чиста һәм яхшы торышта булсын.
Тартма тулу белән әйберләрне Шаран балалар йортына һәм Серафимовка балалар интернат-йортына алып китәчәкләр.
Тартманы Туймазы егетләре әзерләп куйган, әйберләрне илтү белән дә алар шөгыльләнәчәк.
Тик егетләр исемнәрен белдерергә теләми. Алар моны эштән бушаган арада һәм йөрәк кушуы буенча эшли.
Игелекле эшкә сез дә кушылыгыз!