+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2017, 02:00

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Урыннарда ветераннар советлары төзелүгә – 30 ел.Шушы чор эчендә өлкән яшьтәгеләр оешмалары үзләренең яшәүчәнлеген һәм кирәклеген исбат итте. Алар бүген иҗтимагый оешмалар арасында иң активлардан санала. Өлкән яшьтәгеләрнең социаль-көнкүреш хәлен, яшәү шартларын яхшыртуны, ялын оештыруны эшчәнлекнең төп максаты куйган ветераннар советлары җәмәгать тормышында актив катнаша.

Уфа районы Михайловка авылында күптән түгел ветераннар хәрәкәте активистлары, авыл Советы депутатлары, район һәм республика ветераннар советлары вәкилләре катнашлыгында зур чара үтте. “Түгәрәк өстәл” артына уты­рып, алар Михайловка авыл Советы би­ләмәсендәге эшчәнлек, алда торган бурычлар турында сүз алып барды. Авыл хакимияте башлыгы Дамир Арсланов эшләр торышы белән якыннан таныштырды. Дамир Габделҗәмил улы әйтүенчә, соңгы елларда өлкән буын вәкил­ләренең яшәгән төбәгебезнең социаль йөзен үзгәртүдәге роле арта бара. Алар яшел­ләндерү, төзекләндерү эшләрендә, өмәләрдә актив катнаша. Узган ел, мәсәлән, хәрби мемо­риалда, Дан аллея­сендә һәм ял паркында алар белән бергә күп эш башкарылган. Авыл ветераннар оешмасының өлкәннәр­нең рухи дөнья­сын баету, гомумән, сәламәт яшәү рә­ве­шен про­пагандалау юнәлешендә алып барылган эшләре дә нәтиҗәле.
– Районда ветераннарга хезмәт күрсәтү юнәлешендә эшчәнлек елдан-ел нәтиҗәлерәк. Бу җәһәттән ветераннар оешмалары безнең ныклы таянычыбыз, – диде Уфа районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люцина Ризванова. – Кайвакыт өлкән яшьтәге кеше бер елмаюга, бер җылы сүзгә мохтаҗ була. Җылы сүзне кызганмыйк, яшьләрне дә игътибарлы булырга өйрәтик, – диде ул.
– Шунысы куандыра, бүген авылыбыз, районыбыз хакимияте, урындагы социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү белән беррәттән, ялгыз һәм мохтаҗ өлкәннәргә тиешле ярдәм оештыруны иң мөһим бурыч итеп карый, – диде авыл­ның ветераннар оешмасы җитәкчесе Юныс Насыйров.
Оешманың үтенечләренә һәрдаим колак салып, ветераннар Советы белән тыгыз элемтәдә торган, өлкәннәр проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәткән җитәк­челәргә рәхмәт белдерде Юныс Вилдан улы.
Ветераннар Хәрби һәм хезмәт даны музеен карады, Хәрби мемориалга, Дан аллеясенә чәчәкләр салды.

Гөлнара Исламова.
Читайте нас: