— Безнең аерым батальонда ун взвод бар, алар барысы да трассаны хезмәтләндерә, — диде ул. — Уфа тирәсендә генә дүрт взвод эшли. Районнарның үз взводлары бар. Алар белән бәйләнештә торабыз, чөнки максатларыбыз уртак. Әйтик, Уфа — Ырынбур юлын 24нче чакрымнан 53нче чакрымга кадәр аерым батальон хезмәтләндерә, ә ул чикне узгач, Стәрлетамак шәһәре батальоны эшли. Беркетелгән участоклар булу бик уңайлы, чөнки инспекторлар урындагы юллар, андагы хезмәтләр белән таныш була. Ә республика буенча рейдлар узганда һәм зур чаралар булганда, чит участокларга да чыгарга, берләшергә туры килә.
— Юлда нинди кагыйдәләрне ешрак бозалар?
— Тыелган җирдә каршы полосага чыгып узулар күп. Руль артында исерек килеш йөрүчеләр еш очрый.
— Исерекләр белән нишлисез?
— Менә машинаны туктаттык, ди. Аракы исе килә, я булмаса, водитель үзен сәер тота, сөйләшүдән кача. Шикләнгән очракта, медицина тикшерүенә җибәрәбез. Риза булса, махсус аппаратта урында тикшерәбез. Каршы килсә, Уфага, СССРның 50 еллыгы урамында урнашкан наркология бүлегенә алып киләбез. Экспертиза кешенең канында спирт булуны күрсәтсә, протокол язабыз, автомобиль йөртүдән чиклибез, машинасын штраф-стоянкага илтәбез. Водительне алып китү өчен туганнарын, дусларын чакырабыз. Я автобуска утыртып җибәрәбез. Алай да килеп чыкмаса, үзен өенә илтергә туры килә.
Күптән түгел Уфа — Ырынбур трассасында кагыйдә бозган бер автомобильне туктаттык. Водитель ханым исерек булып чыкты. Машинадан төште, сөйләшәсе килми. Башта юл кагыйдәсен бозуын танырга теләмәде. Камераны күрсәттек. Ризалашты, штраф языгыз, диде. Эчкәнлеген танымады, әмма прибор киресен күрсәтте. Шуннан хатынның дөресен әйтми чарасы калмады. Машинасын туганнары килеп алды.
Әлбәттә, эшебез кагыйдә бозучылар белән көрәшүгә генә корылмаган. Мисал өчен, күптән түгел трассада тәгәрмәченең тыны чыккан бер машина китеп баруын күрдек. Туктатып, тәгәрмәчен алыштырырга ярдәм иттек. Үзенең домкраты юк иде.
— Махсус бала утыргычы куймаган водительне нинди җәза көтә?
— Соңгы елларда штраф күләмнәре артты. Бала утыргычы кулланмаган өчен водитель өч мең сум штраф түләячәк. Күпләр баланы махсус урынга утырту артык дип саный. Әмма, статистика күрсәтүенчә, юл-транспорт фаҗигаләрендә махсус кәнәфи бик ярдәм итә. Балалар азрак җәрәхәт ала.
Гадәттә, трассада машина зур тизлектә килә, ул сәгатенә 110 һәм аннан да күбрәк чакрымга җитә. Андый чакта машина белән идарә итү авырлаша, юлдан чыгып очу куркынычы бермә-бер арта. Бигрәк тә әлеге чорда, табигать шартларына бәйле, юл яхшы түгел. Тиз генә эри, салкынаю белән боз ката. Водительләр бала гомере өчен җавап бирүләрен онытмасын иде. Кызганычка каршы, күпләр хәвефнең масштабларын аңларга телә-ми. Сүз көрәштерүчеләр байтак. Нигә профилактика юк, шундук җавапка тарттырасыз, дип, дәгъва белдерәләр. Инспекторлар көн саен кешеләр белән аралаша, һәркемнең ризасызлыгын тыңлый. Бу — бик зур психологик йөкләнеш. Әлбәттә, беркемнең дә штраф түли-се килми. Каршы якка чыгу, бала кәнәфиеннән башка йөрү кеше гомере белән бәйле икәнен аңларга теләмиләр.
— Статистика ни сөйли, юл фаҗигаләре еллар узу белән күбәяме, азаямы?
— Статистика аварияләр саны кимүе хакында сөйли, әмма куанырга иртәрәк. Ел башында кар күп яуды. Бу очракта тизлекне дә арттырсаң, фаҗигане көт тә тор. Шәһәрдән чыгу белән, ашыгып, тизлекне арттыралар. Кеше трасса ачык дип уйлый, ә боз хакында уйламый.
— Вазыйфагызга нәрсәләр керә? Эшегез ничек корылган?
— Һава шартлары әйбәт булса, смена 15 сәгатьтә башланып, 23 сәгатьтә тәмамлана. Ә инде көн бозылса, водительләргә ярдәмгә чыгабыз. Юлларны чистартырга булышабыз. Юл-транспорт фаҗигаләре булганда, автомобильләрне эвакуаторлар белән җибәргәнче вакыт үтә, соңрак керәбез. Трасса һәрвакыт күзәтү астында була. Беренче смена — иртәнге 7дән 15 сәгатькә кадәр, өченчесе — төнлә. Экипажлар бер-берсен алыштырмыйча китми, юл хәле турындагы мәгълүмат белән уртаклаша.
— Көн бозылса — суытса яисә яңгыр койса, юлга чыкмаска рөхсәт бармы?
— Теләсә нинди һава шартлары өчен дә махсус киемнәребез бар. Яңгырлы көндә аварияләр бигрәк тә күп була. Су җыелып торганда, аз стажлы водительләр югалып кала. Кайберләре юлдан читкә оча, икенчеләрен арттан килүче машиналар “куып җитә”. Суыкларда проблемалар була. Кайберәүләр начар бензин салып, машиналарын карамыйча йөри дә, суыкта двигатель эшләүдән туктый. Өшегән водительләрне кафега алып килеп чәй эчерәбез, машинасын кабызырга, сервиска озатырга ярдәмләшәбез.
— Инспекторлар, юлда тәртип булдырудан тыш, тагын нәрсә эшли?
— Мәктәпләргә даими йөреп, балалар алдында чыгыш ясыйбыз. Юл кагыйдәләрен өйрәтәбез.
Сүзгә пропаганда буенча өлкән инспектор Илдар Йосыпов кушыла:
— Һәр хезмәткәребез документлар, яңа законнарны өйрәнә. Үзгәрешләр, законнарга өстәмәләр турында даими рәвештә белешеп тора, чөнки юл-патруль хезмәте инспекторы юлда кагыйдә бозучыны туктатырга гына түгел, ә водительнең нинди хата эшләгәнен аңлатырга да тиеш. Менә шуны яхшы белгәндә, ул “YouTube”ның көлкеле герое булмаячак. Физик әзерлеккә зур игътибар бирелә. Хезмәткәрләр футбол, волейбол белән шөгыльләнә. Бассейнга, фитнеска йөри. Инспекторлар атна саен юл кагыйдәләре буенча имтихан тапшыра. Юл-патруль хезмәтенең эше һәркемгә ачык. Аларны һәркем күрә. Монда хаталар булырга тиеш түгел.
— Айдар Лотфырахманович, юл-патруль хезмәткәренең үзен күзәтүче бармы?
— Безнең машиналарга камералар беркетелгән. Өч камера салонны да, урамны да төшерә.
— Мондый шартларда эшләү чыдамлык, сабырлык таләп итәдер. Авыр чаклар буламы?
— Безнең бик яхшы психологыбыз — полиция майоры Юлия Камалова бар. Сораулар булса, аңа мөрәҗәгать итәбез. Ул теләсә нинди авыр хәлдән чыгу юлларын табарга ярдәм итә.
— Ә коллективта тагын хатын-кызлар бармы?
— Хатын-кызлар күбрәк кадрлар аппаратында эшли. Шулай да, аларның һәркайсы юлга чыга ала, рейдларда катнаша. Хатын-кызлар юлдагы четерекле хәлләрне җиңелрәк чишә. Әйтик, кагыйдә бозган өчен водительне туктатасың, ул ризасызлык белдерә, хәтта кычкыра. Протокол төзү өчен машинага утыра, ә анда — хатын-кыз. Шундук тынычлана. Чөнки хатын-кыз матуррак, күңелгә ятышлырак сүзләр таба белә.
— Һөнәрегездән канәгатьме сез?
— Минем Башкортстан дәүләт аграр университетында һәм Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар университетында алган бел-гечлекләрем бар. Башка һөнәр дә сайлый алган булыр идем. Әмма тормыштагы урыным, максатларым, бурычларым нәкъ шушы хезмәт белән бәйле, дигән фикердәмен. Взвод ул — зур коллектив. Күбебез гаиләләр белән дусбыз. Күп очракта бәйрәмнәр, яллар эштә уза. Әмма бу башкарылган хезмәт-нең бәясен генә арттыра. Хезмәтебезне дөрес, файдалы итеп оештырган өчен Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Динар Гыйльметдиновка, аерым батальон җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Мусинга рәхмәт әйтәсе килә. Ә водительләргә теләк: кагыйдә бозмыйча, исән-имин йөрсеннәр. Кеше гомереннән дә кадерлерәк берни юк бу дөньяда!
— Рәхмәт! Үзегезгә дә уңышлар!