+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2017, 18:35

Эш вакытында социаль челтәрләрдән файдалану тыелырмы?

Мәгълүм булуынча, бүген социаль челтәрләр тормышыбызда мөһим урынны били. Хәзер һәр мәктәп укучысының, өлкәннәрнең Интернетта үз сәхифәсе бар. Күпләр эштән бушаганда, эш вакытында да социаль челтәрләрдә аралаша. “РИА Новости” язуынча, депутат Виталий Милонов Дәүләт думасына тәкъдим иткән закон проекты хупланса, киләчәктә мондый хөрриятнең тарихта калуы ихтимал.

Закон проекты социаль челтәрләрдә үз исемең белән, паспорт мәгълүматларын тәкъдим итеп теркәлүне күздә тота. Шул ук вакытта, бер үк челтәрдә бер кеше берничә бит ача алмаячак. Сер түгел, бүген башлангыч сыйныфларда белем алучылар да социаль челтәрләрдән даими файдалана. Закон проекты 14 яше тулганнарга гына социаль челтәрдән кулланырга рөхсәт итәчәк.
Шулай ук, эш вакытында социаль челтәргә керү тыелачак. Моның өчен Хезмәт кодексына үзгәреш кертү планлаштырыла.
Закон проектының уңай һәм кире яклары да бар. Үзгәрешнең хезмәт җитештерүчәнлеген арттырачагы көн кебек ачык. Ә менә социаль челтәрләр аша эшләүчеләргә, бизнесын оештыручыларга авырга төшәчәк. Халык белән бәйләнеш урнаштырырга, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыкларга теләүче урындагы власть органнары да бу исемлеккә керә.
Читайте нас: