Судмедэкспертиза ачыклавынча, Катя үлгән вакытына шулкадәр ябык була ки, аның авырлыгы 35 килограмм тәшкил итә. Кызның әнисе Гөлнара Лактионова Италиядә эшләгән булган, Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган кызы аның янына яшәргә килгән. “Ул киткәндә үк анорексия (артык нык ябыгу) белән чирли башлаган иде”, — ди бичараның Уфада яшәүче әтисе.
Катя нык ябыгудан үлгән булырга тиеш, ди табиблар. Ләкин ни өчен әнисе (әллә башка кешеме?), мәетне чемоданга салып, диңгезгә ыргыткан — бу сорауга әлегә җавап юк. Әлеге хәлдән соң Уфага кайткан Гөлнара күрсәтмә бирер өчен кире Италиягә чакырылган.