+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2017, 15:26

Бүкәннән — сыерчык оясы!

Иң элек бензин пычкысы, балта, чүкеч, дрель, 6 "саморез" яки 6 кадак алабыз.

Диаметры 25-30 сантиметр булган каен агачы әзерлибез. Кул астындагы утын пүләне дә ярый.

Каен бүкәненең ике ягыннан 3-4 сантиметрлы түбә һәм идән кисеп алабыз. Түбәне башка зуррак бүкәннән киссәң дә ярый. Каен бүкәненең эчен – пычкыны кертеп, 4 яклап әйләндереп кисәбез. Киселеп чыккан бүкән уртасын чукеч белән сугып чыгарабыз. Эченә кирпеч сыярлык була

Сыерчык керсен өчен уртагарак 5 сантиметрлы тишек тишәбез.

Эчкә кечкенә кунача куябыз. Аның өчен тагын сыерчык керә торган ишеккә якын итеп 2 сантиметрлы тишек тишәбез.

Теләсә нинди агачтан 10-15 сантиметрлы ботак кисеп алабыз.

Шул тишеккә 10-15 сантиметрлы ботакны чүкеч белән ныгытып куябыз. Ботак селкенеп торырга тиеш түгел. Тора-бара ботак кибеп, төшеп китәргә мөмкин.

Сыерчык оясының идәнен һәм түшәмен кадаклыйбыз. Һәркайсына 3әр кадак җитә.

Матуррак булсын өчен, түшәмнең өстенә юкә мунчаласы куярга мөмкин. Ул ярыкларны да каплап тора.
Материаллар һәм кораллар әзер булганда эшне сәгать ярымда башкарып чыгарга була.

Чыганак: intertat.ru/tt
Читайте нас: