+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2017, 15:38

Улын оныткан, машинаны куып алып киткән

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 26 яшьлек хатын ике яшьлек улы белән кунакта йөргән. Спиртлы эчемлекләр белән мавыгып, ул улы турында оныткан.

Аны танышларына калдырган да, күңел ачуын дәвам иткән. Хуҗасыннан рөхсәт сорамыйча ВАЗ-2110 автомобилен алып киткән, соңрак машинаны дуслары юлда калдырган.

Әле Бәләбәйдә яшәүче хатынга шәһәрдән читкә чыгу тыелган, баласы дәваханәгә урнаштырылган. Хатынга карата “Машина урлап алып китү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа баласын "оныткан" өчен дә закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.
Читайте нас: