“ЗМ” компаниясе җитәкчесе Сергей Дмитрук һәр җитәкченең хәвефсезлек мәдәниятлелеге үрнәге булырга тиешлеген сызык өстенә алды. Мондый максатка ISO 9000 һәм ISO 45000 стандартларын гамәлгә ашырып ирешергә мөмкин.
— Кешеләрнең җаваплылыгын арттыру мөһим. Тикшеренүләр Русиядә күпчелек компанияләрдә бик күп идарә итү системасы, эш процессын контрольдә тотучы органнар булуын күрсәтте. Мондый хәл-шартларда хәвефсезлекне тәэмин итү җиңел түгел, – ди-де “Haensch Business School” компаниясе җитәкчесе Штефан Хенш. Хенш әфәнде фикерен мисаллар бе-лән ныгытты. Япониядә гади эшче, конвейерда хәвеф китерердәй хәлне күреп калса, җитештерү процессын туктату хокукына ия. Янә бер мисал. Молдовада бер компаниядә контроль бүлеге тулысынча оптимальләштерелеп, җаваплылык хезмәткәрләргә бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, предприятиедә җитештерүчәнлек арткан һәм җәрәхәт алулар күпкә кимегән.
Социаль тәэминатның халыкара ассоциациясе генеральный секретаре Ханс-Хорст Конколевски фикеренчә, читтән экспертлар җәлеп иткәнче, предприятиедә хезмәт салучылар фикеренә колак салу мөһим. Чөнки цехтагы хәл-ләрне алар яхшырак белә. Мисал да китерде. Сингапурдагы көймәләр төзү һәм ремонтлау предприятиесендә махсус телефон урнаштырылган. Аның аша хәвефле хәл турында Хез-мәт министрлыгына һәм Җитештерү инспекциясенә хәбәр итәргә мөмкин. Моның өчен эшче, сатлыкҗанлыкта гаепләнеп, аңа административ җәза билгеләнми. Киресенчә, аңа дәртләндерү чаралары каралган.
Клин шәһәреннән хезмәтне саклау һәм шартлар тудыру институты вәкиле Ирина Журавлева пред-приятиедә хәвефсезлекне тәэмин итүгә җитәкчелекне тулысынча җәлеп итәргә чакырды. “Нәтиҗәдә, хәвефле хәлләрне яшереп калу түгел, кисәтү мөмкинлеге күпкә артачак”, – диде ул.
Экспертларның фикерләре игътибарга лаек булса да, аларны бүген безнең шартларда гамәлгә ашыру җиңел түгел. Беренчедән, административ киртәләр, бюрократик система комачаулый. Икенчедән, хәвефсезлек мәдәнияте югары түгел. Уңай нәтиҗәгә тәрбия эше балалар бакчасында, мәктәптә үк алып барылганда, законнарга үзгәрешләр кертелгәндә генә өмет итәргә мөмкин.