Оешмалар һәм эшкуарлар бәйгегә азык-төлек, җитештерү-техник һәм халык куллануы товарлары тәкъдим итә ала. Шулай ук, иң яхшы хезмәтләр дә ачыкланачак.
Быел “Русиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесе 20 еллыгын билгели. Шушы чорда төбәк предприятиеләре федераль дәрәҗәдә 3,5 мең төр товар һәм хезмәт тәкъдим иткән. Былтыр Башкортстан вәкилләре 75 тапкыр бүләкләнгән.
Һәр конкурс базарда көндәшлек итә алырдый, кулланучылар ихтыяҗын канәгатьләндерердәй сыйфатлы продукция җитштерүгә булышлык итә. Шуңа күрә, республикада бәйгенең югары дәрәҗәдә үтәчәгенә, анда төбәк эшкуарларының, предприятиеләренең күпләп катнашачагына шик юк.