+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2017, 02:00

Ирек Мокъсиновны искә алдылар

Кичә республика Конституцион судының беренче рәисе Ирек Мокъсинов истәлегенә багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Конституцион суд судьялары, депутатлар, республика Башлыгы Хакимияте, Хөкүмәт әгъзалары, галимнәр катнашты.

26 мартта Ирек Шәриф улына 85 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы, күренекле дәүләт эшлеклесенең гомере 1999 елда фаҗигале өзелде. Ирек Мокъсинов— республика тарихында якты эз калдырган шәхес. Башкортстан Республикасы Конституциясе, Башкортстан Республикасы кушымтасы булган Федератив килешү, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы арасындагы ике яклы килешү нәкъ аның катнашлыгында дөнья күрә.

Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган белгеч 23 яшьтә үк юридик фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия була. Бу вакытта ул СССР Фәннәр академиясенең Башкортстандагы филиалында галим-секретарь вазыйфасын башкара. Арытаба 30 ел Мәскәү Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институтында хезмәт сала. 1993 елда беренче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана. 1996 елда Ирек Мокъсинов сәяси эшчәнлеген үзенең турыдан-туры катнашлыгында оештырылган республика Конституцион судының беренче рәисе вазыйфасында дәвам итә.
Башкортстанның Русия Федерациясендә тәүгеләрдән үз конституцион контроль органын оештырган субъект булып танылуы — Ирек Мокъсиновның тырышлыгы нәтиҗәсе. Аның тарафыннан әзерләнгән “Башкортстан Республикасының Конституцион суды турында“ закон күп төбәкләр өчен үз законнарын эшләгәндә үрнәк була.
Читайте нас: