+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2017, 20:32

Мәчетле \"моржлары\", яки укучыларны чыныктыруның яңа ысуллары

Дуван көллиятенең Мәчетле бүлекчәсендә укучыларның тулай торакларында душ бүлмәләре эшләмәү генә түгел, хәтта җылы су да булмаган.


Ял көннәрендә исә аларга тулай торакка керү тыелган. Нәтиҗәдә, әлеге бүлекчәдә белем алучы 36 студент арасындагы ата-анасыз 21 ятим бала ял көннәрен таныш-белешләрендә уздырырга мәҗбүр булган.

Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру көллиятенең Ярмәкәй бүлекчәсендә исә кышкы суыкларда да тулай торак бүлмәләрендә җылылык 15 градустан артмаган. Болар республика Прокуратурасының урта һөнәри уку йортларын тикшергәндә ачыкланган.

“Хәстәрлекле” укытучылар, дөресрәге, аларның булдыксыз җитәкчелеге яшьләрне чыныктыруның яңа ысулларын шулай таба.
Читайте нас: