+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2017, 20:12

Мут түрәләрнең бүреге яна! Асларына да ут төртәсе иде...

Баймак районындагы элекке авыл Советы рәисенә суд булды. Суд карарына ярашлы, 61 яшьлек элекке чиновникның, якын дусларына һәм туганнарына җир участокларын законнарны бозып таратканы өчен, ике миллион сумлык милке кулга алыначак.


Берничә көн элек исә Агыйдел шәһәренең элекке башлыгы Олег Крысин 450 мең сум ришвәт алган өчен җиде елга хөкем ителгән иде.

Хуҗасы турында "сөйләп торучы" мондый фамилияле чиновниклар булганда классик Н. В. Гоголь бөтенләй "ял итә". Николай Васильевич безнең көннәрдә яшәсә, аңа бернәрсә дә уйлап чыгарырга туры килмәс иде.

Эх, сине беразга булса да чакырып кайтарырга иде, бөек класик!..
Читайте нас: