+12 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Апреля 2017, 08:01

Мәскәү мэриясендә иң бай чиновник кем?

2016 ел нәтиҗәләре буенча, мондый “дәрәҗәле” исемгә Мәскәү Хөкүмәтенең Тышкы икътисади халыкара бәйләнешләр департаменты җитәкчесе Сергей Черемин лаек булган. Ул былтыр 95 миллион сум акча эшләгән.

“РИА Новости” язуынчы, аның керем турындагы декларациясендә шундый мәгълүмат китерелгән. Чиновникның гомум мәйданы 15,2 мең квадрат метр тәшкил иткән алты дачасы бар. Шулай ук, 415 квадрат метрлы таунхаусы, 175,8 һәм 74,1 квадрат метрлы фатирлары да аның исеменә язылган.
Аның балигъ булмаган улының Русиядә фатиры һәм Израильдә йорты бар икән. Үсмер бу кадәр милекне сатып алу өчен кайчан һәм ничек акча эшләп өлгерде икән, дип гаҗәпләнәсе генә кала. Хәер, безнең илдә хәзер бернәрсәгә дә аптырыйсы юк...
Читайте нас