Әйтергә кирәк, ил дәрәҗәсендә хәрби хезмәткә барырга теләмәүчеләр арткан чорда да республикада солдат каешы буудан баш тартучылар берән-сәрән генә булды. Башкортстанның хәрби хезмәт традицияләре бай тарихлы. 1812 елгы Ватан сугышында 20 башкорт полкының катнашуы билгеле. Мәгълүм булуынча, французлар башкорт сугышчыларын мәргәнлекләре өчен ихтирам иткән. Русия гаскәрләре французларны илебездән куып чыгаргач, Көнбатыш Европа илләрен дә дошманнардан азат иткән. Германиядә Тюрингия җиренең Шварц дигән авылында Карл Гюнтес исемле принц якташларыбызның мәргәнлегенә шикләнеп караган. Башкорт сугышчысы аткан ук Изге Лауренций чиркәвенең гөмбәзен тишкәч, ышанган һәм азат итүчеләргә зур хөрмәт күрсәткән. Еллар үткәч, ук череп, килеп төшкән. Урындагы халык мәргән башкорт сугышчылары турында хәтерне мәңгеләштерү максатында аның урынына тимердән ук урнаштырган.
Фашистлар Германиясе илебезгә көтмәгәндә һөҗүм иткәч, хәрби комиссариатлар иңенә зур җаваплылык төшә. Мәгълүм булуынча, сугышның беренче көннәрендә совет гаскәрләре зур югалтулар кичерә. Дошманны тоткарлау, каршылык күрсәтү өчен тиз арада армия сафларын тулыландыру таләп ителә. Ил җитәкчелеге куйган изге бурыч үтәлә. 1941 елның 22 июненнән 1 июльгә кадәр Совет Армиясе сафларына 5 300 000 кеше чакырыла. Нибары тугыз көндә бу кадәр кешене җыйнап алу зур тырышлык таләп итә. Шуңа күрә илебезнең дошманны җиңүгә ирешүендә хәрби комиссариатларның да өлешен билгеләү мөһим.
Башкортстан ил иминлеген тәэмин итүгә бүген дә зур өлеш кертә. Русия Президенты указына ярашлы, быел язгы чакыруда 142 мең кеше армия сафларына алыначак. Шуларның 5100е Башкортстаннан булачак. Көзге чакыруда республикадан 5300 кеше солдат каешын буды. Аларның 3100е – коры җир, 320дән артыгы – хәрби-диңгез, 370е – махсус тәгаенләнештәге ракета гаскәрләрендә, 70тән артыгы – хәрби десант һәм 490ы милли гвардия һәм башка гаскәрләргә җибәрелгән. Әлеге вакытта Русия Кораллы Көчләрендә 11 меңнән артык якташыбыз хезмәт итә. Былтыр меңнән артык егет контракт буенча хәрби хезмәтне сайлаган. Мондый казанышларга ирешүгә төбәк хәрби комиссариатлары да зур көч салган.
Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясен үткәрү буенча республика берничә ел дәвамында Русиядә алдынгы урыннарны били.