Органик авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләсенең Русия Хөкүмәте дәрәҗәсендә каралуы очраклы түгел. Ул шул ук вакытта берничә проблеманы хәл итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.
— Ил күләмендә әйләнештән төшеп калган басуларны тергезүгә игътибар артачак. Икенчедән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кимегән төбәкләрдә халык эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Русиянең тышкы сәүдә базарына экологик чиста продукция тәкъдим итүе һәм экспорт товарларына шул рәвешле югарырак бәя куя алуы аграрийлар өчен дә файдалы. Аннары, үзебезнең эчке сәүдә базарында да органик продукциягә сорау арта, монысы да мөһим, — диде киңәшмәдә эшче төркем җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Рәсүл Госманов.
Алдан ук шуны билгеләргә кирәк: Башкортстанда органик аграр җитештерүне арттыруга этәргеч бирүче норматив-хокукый база, дәүләт программалары юк. Иң мөһиме — аңа ихтыяҗның ни дәрәҗәдә булуы өйрәнелмәгән. Аны җитештерүчеләргә дәүләт тарафыннан ниндидер караш булмау да мондый продукция базарын үстерә алмады. Әлбәттә, бу проблемалар җайга салынган хәлдә, һәркем органик азыкка өстенлек бирер иде. Ә бездә андый продукция чарасыздан — химияләштерүгә акча таба алмаганлыктан гына җитештерелә. Гәрчә, сәүдә базарында “органик продукция” ниндидер норматив таләпләр белән тәкъдим ителсә, аграр җитештерү-челәрнең күбесе моңа игътибар итми калмас иде. Әйтик, республикада берничә ел бәрәңге уңышы аз булды. Чит илләр “ярдәм итте”. Әмма сатып алучыларның күбесе Европа илләрендә бәрәңге җыеп алынганчы аның химик препаратлар белән 14 тапкыр (рәсми чыганаклардан алынды. О. Т.) эшкәртелүен белми иде. Башкортстанда тармак министрлыгы белешмәләре буенча, бәрәңге көзгә кадәр 6 тапкыр химик “сый” ала.
Русиядә органик җир эшкәртүгә кызыксыну арта башлады. 2013 елда Бөтенрусия органик эшкәртүчеләр берлеге дә оештырылды. Краснодар, Ульяновск, Воронеж өлкәләрендә хәтта бу юнәлештә үзләренең законнарын да кабул итеп өлгерделәр. Соңгы мәгълүматлар буенча Русиядә әлеге юнәлештә эшләүче коммерциягә бәйле булмаган 70тән артык оешма бар. Аларның күбесе Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләр янәшәсендә урнашкан.
Башкортстанда органик җир эшкәртү өчен алшартлар бармы соң?
Җирдә ашлама кулланмыйча гына ниндидер культура үстерү өчен аның табигый минералларга бай булуы төп шарт булып тора. Башкортстан аграр университеты галимнәре фикеренчә, республикада туфракта гумус запасы һәр гектарда уртача 50-600 тоннага кадәр тәшкил итә. Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре шуны ачыклаган: 35 ел дәвамындагы тикшерүләрдән күренүенчә, кара туфракта гумус күләме 1,8 процентка, ә 50 ел дәвамында 2,5 процентка кимегән. Моңа органик ашлама — мал тизәге кертүнең елдан-ел кимүе дә сәбәпче. Башкортстанда галимнәр тикшергән мәйданнарның 40-48 процентында известь җитешмәү дә зур борчылу тудыра.
Сөрентеләрдә үсемлекләр дөньясы өчен мөһим булган микроэлементлар бик аз. Димәк, мондый шартларда продукцияне минераль ашламалар кулланмыйча җитештерү мәсьәләсе проблемалы булып кала. Ихтимал, заманында басуларга органика кертүне киметмәгән булсалар, бәлки, бүген җирләребез уңдырышлылыгын да ул кадәрле үк югалтмас иде. Аграр галимнәрнең һәр гектарга бер сыер малы туры килергә тиеш, дигән тәкъдимнәре дә еш яңгырый иде.
— Башкортстанда органик җир эшкәртү элементларын файдаланучы хуҗалыклар бар, — диде утырышта авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин. — Хәйбулла районында “Лоскутов” фермер хуҗалыгы, мәсәлән, үз карамагындагы җирләрендә әлеге алымны 90 процентка файдалана. Ябык грунтта яшелчә үстерүче фермерларның өчтән икесе җирләрен биологик ысул белән эшкәртә.
Азат Салават улы фикеренчә, республикада органик продукция җитештерү өчен җитәрлек мәйданнар да, фәнни-җитештерү куәте дә, фермер хуҗалыкларының кызыксынучанлыгы да җитәрлек. Әмма аны тиешле дәрәҗәдә көйләп җайга салуга комачаулаган төп сәбәп — мондый продукцияне югары бәягә сату өчен ихтыяҗ һәм базар булмавы. Билгеле, җиргә бернинди минераль ашлама яки пестицид кулланмыйча үстерелгән продукциянең бәясе күпкә югары булырга тиеш. Җирне органик файдаланучы хуҗа үзенең хезмәтен дә күп очракта хәвеф-хәтәр астына куя, төрле сәбәп белән зыян күргәндә дә әлегә аны яклаучы юк.
Шул ук вакытта.
Республикада туфракның уңдырышлылыгы, минераль ашламалар кулланылмаган очракта, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 12 центнердан да артык уңыш бирә алмый.
Игенчелектә берникадәр “хи-мия”дән баш тарту мөмкинлеге бар. Башкортстанда “Башинком” предприятиесе, “Биомедхим” җәмгыяте һәм “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча филиалы биологик ашлама һәм препаратлар тәкъдим итү белән шөгыльләнә. 2016 елда алар 15 мең тонна җитештергән, шуларның ике мең тонна чамасын республика хуҗалыклары файдаланган.
Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, республикада туфракның уңдырышлылыгын күтәрү буенча тәгаен чаралар дәүләт программасында анык бәян ителә. Анда басуларга органика чыгару төп юнәлешләрнең берсе итеп күрсәтелгән. Республика Хөкүмәте әлеге максатларга акча бүлгән. һәм бу чаралар да, үз чиратында, республикада органик продукция җитештерүгә бер стимул булып торачак.
— Җиргә караш — кешеләргә булган мөнәсәбәткә тиң булырга тиеш, — диде утырышта телгә алынган комитет рәисе урынбасары, депутат Римма Үтәшева. — Безнең республика үз халкын экологик яктан чиста продукция белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле. Органик җир эшкәртү — аграр җитештерүдә яңа, җаваплы юнәлеш. Моның өчен җир хуҗаларының гына түгел, гадәттәгедән кыйммәтрәккә тәкъдим ителгән органик продукциянең үз сатып алучысы да булу мотлак. Органик җир эшкәртү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бар икән — аларга дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкинлекләре турында парламентта фикер алышу булачак, дип уйлыйм.
Аграр депутат Вадим Соколовның фикере дә бәхәсләшергә урын калдырмый кебек. “Минераль ашламасыз бүген югары уңышка өмет итеп булмый. Органик җир эшкәртүгә бирелеп басуларны сөрмичә дә ярамый. Ансыз чүп үләннәре бетмәячәк...” Әлеге проблемага нокта куелмады. Эшче төркем көзге парламент утырышларының берсен шушы мәсьәләгә багышларга кирәк, дигән тәкъдим кертте. Шулай да, органик җир эшкәртү белән бәйле күп сорауларга җавап табып булмады. Чөнки моның өчен федераль закон, башка норматив актлар кирәк. Эре аграр хуҗалыкларны бу юнәлешнең кызыксындыруы да шикле. Ә инде бернинди “химия” кулланылмыйча үстерелгән яки җитештерелгән ризыктан бик тә авыз итәсе килә. Хәер, аны бөтенләй оныттык та бугай инде.
Эксперт фикере
Рәзит Нурлыгаянов, Башкортстан дәүләт аграр университеты профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы:
— Органик җир эшкәртүнең асылы шунда, уңыш бары тик туфракның үз уңдырышлылыгы нигезендә генә формалаша. Орлык бары тик биологик препаратлар белән эшкәртелеп чәчелә һәм җир органик ашлама белән генә тукландырыла. Органик ашлама булмаганда, сидераль культуралар чәчү тәкъдим ителә. Бу очракта яшел масса сөрелеп, туфрак минераль элементлар белән баетыла.
Минималь яки “ноль”гә эшкәртүне һич тә органик җир эшкәртү белән тиңләргә ярамый. Туфрак мондый ысул белән эшкәртелгән очракта чүп үләннәре, төрле чир чыганаклары, корткычлар исән килеш калачак.
Әлбәттә, бүген туфракның уңдырышлылыгын күтәрү органиканы күбрәк кертүгә нигезләнергә тиеш. Бу — зур мәшәкатьле, чыгымлы эш. Шуңа күрә дәүләт басуга органика чыгаручы аграр хуҗалыкларга ярдәмне бермә-бер арттырырга бурычлы, дип уйлыйм. Әгәр сыер малы тизәге берничә ел дәвамында ферма янында яки башка урыннарда басуга чыгарылмыйча өелеп ята икән — хуҗалыкны штраф салу юлы белән җәзага тарттырырга кирәк. Кошчылык фабрикалары янәшәсендәге шундый проблемаларның экологлар игътибарыннан читтә калуы да борчый.
Әгәр органик җитештерү турында сүз алып барыла икән, телгә алынган проблемаларны башта хәл итү кирәк. Игенчелектә органик чиста продукция җирне тирән сөрүгә, химик эшкәртелмәгән орлык чәчүгә, чүп үләннәренә каршы көрәшүдә агротехник чаралар куллануга (туфракны берничә тапкыр культивацияләүгә, рәт арасын эшкәртүгә), чәчү әйләнешендә кузаклыларны кертүгә нигезләнергә тиеш. Республикада бу юнәлештә эшләргә теләк белдерүче хуҗалыкларга ярдәм итәргә сәләтле галимнәр, белгечләр бар.