Бигеле булуынча, патша Русиясе дөньяда сабан-тырма иле булып санала. 1910 елда үткәрелгән исәп алу кампаниясе мәгълүматлары буенча крестьян хуҗалыкларында 10 миллион чамасы агач рамлы сабан, 18,7 миллион тырма булган. Шәхси остаханәләрдә шул ук сабан, тырма, чалгы, урак, ат көченә нигезләнгән чәчкеч, иген сугу машиналары җитештерелгән. Башкортстанда, мәсәлән, Дәүләкәндә санап үтелгән коралларның кайберләрен 1911-19 елларда алпавыт В. Каховский остаханәсендә чыгаралар. Гражданнар сугышы тәмамлангач, чит илләрдән 34 меңнән артык тәгәрмәчле трактор сатып алына. Ә 1923 елда Петроградтагы Путилов исемендәге заводта (хәзер Киров исемен йөртә) тәгәрмәчле “Путилов-Фордзон” тракторлары җитештерелә башлый. Шул ук вакытта, техниканы вакытлыча куллануга бирү пунктлары 1925 елдагы 4500дән 1929 елга 11700гә җиткән. Өстәвенә, күп урыннарда җирне бергәләп эшкәртү оешмалары (ТОЗ) барлыкка килә. Ләкин зур күләмле совет хуҗалыкларын (совхозларны), бигрәк тә узган гасырның 20нче еллар ахырында оештырыла башлаган коллектив хуҗалыкларны (колхозларны) техниканы прокатка бирү пунктлары тулысынча канәгатьләндерә алмый. Хөкүмәт тарафыннан бирелгән трактор, югары җитештерүчәнле башка авыл хуҗалыгы техникасын берләштергән беренче машина-трактор станциясе (МТС) 1928 елда Одесса өлкәсенең Шевченко исемендәге совхозында оештырыла һәм эшли башлый. Бу предприятиенең уңышлы эшләгәнен күреп, СССР Хезмәт һәм Оборона Советы 1929 елның 5 июнендә “МТСлар төзү турында”гы боерык кабул итә. Шул ук елда “Тракторцентр” җитәкчелегендә ил буенча дәүләт МТСлары төзү киң колач ала. Алдарак оештырылган кооператив МТСлар, трактор колонналары да бу җәмгыятькә буйсына. Ә 1930 елда “Тракторцентр” СССР Авыл хуҗалыгы халык комиссариаты составына кергәч, МТСлар оештыру дәүләт карамагына күчә. Башкорт АССРы буенча МТСлар төзү ныклап ВКП(б) өлкә комитетының 1930 елның 17 сентябрендә кабул ителгән боерыгыннан соң тормышка ашырыла башлый. Крестьянга кирәкле ярдәм күрсәтү өчен МТСларда җитәрлек техника да булырга тиеш. Ләкин ХХ гасырның 20нче еллар азагында илебездә күпсанлы трактор, комбайн, башка төр авыл хуҗалыгы машиналары җитештерү заводлары булмый. Бу мәсьә-ләне уңай хәл итү өчен Совет Хөкүмәте кискен чаралар кабул итә башлый. Мәсәлән, 1930-33 елларда сафка баскан Сталинград, Харьков, Чиләбе, Владимир трактор заводлары тәгәрмәчле СХТЗ-15, У-1,2, чылбырлы СХТЗ-НАТИ , С-60, 65 тракторлары чыгара башлый. Ә 1929 елда сафка баскан “Ростсельмаш” гигант-завод тагылма иген урып-җыю комбайны “Сталинец-1”ны МТСларга бирә. 1938 елда Парижда узган халыкара күргәзмәдә бу комбайн Гран-при яулый. Запорожье, Саратов шәһәрләрендә чыгарылган “Коммунар” тагылма иген җыю комбайннары МТСларга җибәре-лә. 30нчы еллар башында эшли башлаган Мәскәү, Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәрләрендә урнашкан йөк ташу машиналары җитештерү заводлары да ГАЗ-АА — “Полуторка”, ЗИС маркалы автомобильләрне МТСларга бирә. Шунысы да игътибарга лаек, сыйфаты, ышанычлылыгы, гадилеге, бәясе буенча алар чит илләрдә җитештерелгән шул ук төр техникадан өстенрәк була. Шулай итеп, илебездә ныклы матди-техник базасы булган күпсанлы МТСлар оештыру мөмкинлеге туа.
Безнең республикада МТСлар яхшы уйланылган план нигезендә оештырыла: аларда техника ремонтлау остаханәсе, җылы гараж, запас частьләр, ягулык-майлау материаллары складлары, үзаллы эшләүче электр станцияләре, казанлык, торак йортлар, кибет, клуб, китапханә, медицина пункты, мәктәп, балалар бакчасы, мунчалар салына, МТСның үзен тулысынча тәэмин итү шартларында эшләве күздә тотыла. Узган гасырның 30нчы еллары башында, мәсәлән, Стәрлетамак районында — Загородная, Миякәдә — Родниковка, Ишембайда — Петровское, Хәйбуллада — Садовое, Стәрлебашта — Первомайское, Шаранда — Зирекле, Зианчурада — Тазлар, Калтасыда — Краснохолмск, Нуриманда — Яңа Күл, Уфада Шакша бистәләре барлыкка килә. СССРда МТСлар оештыру авыл хуҗалыгында илдә генә түгел, ә дөнья күләмендә революцион күре-неш дип санарга була. Чөнки ул елларда җир шарының бер генә илендә дә СССРдагы совхоз һәм колхоз кебек зур хуҗалыклар оештыру, аларда басу эшләрен куәтле техника ярдәмендә башкару кулланылмый. МТСлар колхозларда башкарыла торган эшләрне махсус килешү нигезендә алып бара. Аның күләменә карап, колхозлар “натуртүләү” аша дәүләткә иген, мал продукциясе тапшыра, ягъни МТСлар дәүләт бураларын тулыландыручы ролен үти башлый. МТСлар колхозларга кыр һәм малчылык эшләрен фәнни нигезгә, алдынгы тәҗрибәгә таянып алып барырга, колхозчылар арасыннан тракторчылар, комбайнчылар, токарь, слесарь, эретеп ябыштыручы, агроном, зоотехник, инженер, ветеринария табибы һәм башка һөнәр ияләрен әзерләүдә зур ярдәм күрсәтә. Кызыл Армия, Хәрби-диңгез флоты сафларына алынган техник белемле авыл егетләре танкист, летчик, артиллерист, элемтәче, сапер, штурман, шофер һәм башка бик кирәкле урыннарда хезмәт итә. МТСлар зур хуҗалыклар — колхоз, совхоз — ярдәмендә ил халкын Бөек Ватан сугышы алдыннан тулысынча икмәк белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. МТСларда басуларда иген культуралары, малчылык продукциясе җитештерүдә зур уңышларга ирешкән кадрлар тәрбияләнә. Алар арасында, мәсәлән, илебездәге иң югары бүләк — Ленин ордены алуга ирешкән Дүртөйле МТСы тракторчысы, соңрак директор булып эшләгән Мөхәммәтҗан Сәяпов, Балакатай районы Ямаш МТСы тракторчысы Александр Патраков, Мәләвез районы Забельская МТСы тракторлар бригадасы бригадиры Алексей Чернышев, Хәйбулла районы Сакмар МТСы тракторчысы һәм аның директоры, соңрак район Советы рәисе булып эшләгән Хәйретдин Сынбулатов, Илеш районы Яркәй МТСыннан Кафия Галиева, Дүртөйле районы Иске Баеш МТСыннан Фатыйма Фазлетдинова, Борай районы Борай МТСыннан Рәйхана Мөслимова, Кушнаренко МТСы тракторчысы Шәйми Шәйхаттаров кебек хезмәт батырларының исемнәре халык күңелендә сакланып килә. 1940 елның 20 февралендәге СССР югары Советы Президиумы Указы нигезендә илебедәге дүрт МТС, шул исәптән Дүртөйле МТСы коллективы ирешкән югары уңышлары өчен Ленин орденына лаек була.
Бөек Ватан сугышы башлану белән МТСларда механизатор егетләр фронтка китә. Трактор, комбайннарда, башка техник вазыйфаларда эшләү хатын-кызлар иңенә төшә. Аларның саны МТСта эшләгән кадрларның 70 проценттан күбрәген тәшкил итә. Хатын-кыз механизаторларның сугыш чорында нинди шартларда зур җаваплылык белән эшләве турында бер генә мисал китерәм. 2008 елда 85 яшен тутырган, 1939-49 елларда Авыргазы районы Шланлы МТСында такторчы булып эшләгән Мәймүнә Закир кызы Абдрахманова (ире фамилиясе буенча Гыйззәтуллина) белән миңа озак сөйләшеп утырырга насыйп булды.
Зәки Кадиков,
БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,
Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Аксакаллар советы әгъзасы.
(Ахыры бар).