Игътибар үзәгендә – халыкның яшәү дәрәҗәсе
Башкортстан Хөкүмәтенең 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.Төбәкнең социаль-икътисади үсеше турындагы мөһим мәгълүматлар, алда торган бурычлар Дәүләт җыелышы-Корылтайның 41нче утырышы кысасында тәкъдим ителде. Утырыш эшендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, төбәк предприятиеләре, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, депутатлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.