Йортлары ямьле, йөзләре якты, күңелләре көр
Яңа Уразай халкы бер йодрык булып матур итеп дөнья көтә.Кышкы авылның үз матурлыгы: тынлык, салкын саф һава, мичтә пешкән тәмле аш… Авыл өчен елның бу мизгеле – мәшәкатьле җәйдән соң бераз булса да ял итү вакыты. Кыш көне тормыш туктап калган кебек, кешеләр тынлык белән ләззәтләнә.Трасса буйлап Яңа Уразайга таба җилдергәндә, беренче күргәндәй аптырап, тирә-якны күзәтәм. И, бу каеннарның аклыгы! И кояшта җемелдәгән карның матурлыгы! И бу илаһи киңлек! Искиткеч матур җирдә яшәсәк тә, без бу матурлыкны күрмибез шул: чабабыз да чабабыз, баш күтәреп карарга да вакыт юк. Трассадан авыл юлына борылабыз, юллар киң итеп чистартылган. Менә өйләр күренә… Иң элек зәңгәр, яшел, кызыл профнастил түбәләр һәм коймалар күзгә ташлана. Бәләкәй генә өйләр янында зур йортлар барлыкка килгән. Аларның күбесе агачтан, яннарыннан узганда борынга агач исе килеп бәрелә, озаккарак тукталасы килә. Тынны буа торган таш йортлар түгел инде ул авыл өе, аның һавасы ук башка, сулыш алулары ук иркен шул! Әле тегендә, әле монда үсеп чыккан яңа йортларны күреп, күңелгә рәхәт булып китә: димәк, авыл яши! Ә авыллар, билгеле булуынча – Русиянең җаны!