Караидел районының Ветераннар советы рәисе Ринат Абзаловны Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең бурычлары Күпфункцияле үзәккә тапшырылу ихтималлыгы борчый.
— Өлкән яшьтәгеләр өчен аралашу бик мөһим. Күпләр компьютер, электрон мәгълүмат белән файдалана белми, аларга аңлатырга кирәк, — ди Ринат Абзалов.
Республика Башлыгы пенсионерның сүзен куәтләде.
— Бу мәсьәләдә районнардан шикаятьләр күп. Барысын да Күпфункцияле үзәккә тапшыру дөрес түгел. Үзәкләр бетерелмәс дип уйлыйм, чөнки экономия бик аз, ә кешеләр җәфа чигәчәк, — диде ул.
Ринат Абзалов шулай ук район инвалидларына ярдәм күрсәтүне сорады. Алар барлыгы 1900 кеше. Инвалидлыкны даими раслап торырга кирәк булганлыктан, моның өчен Бөрегә барырга туры килә. Ә инвалидларның күпчелеге йөри алмый. “Күчмә комиссияләр эшен тергезеп яисә инвалидларны җыеп алып баруны оештырып булмас микән”, — ди ул. Тагын бер мәсьәлә — район халкы өчен Республика кардиология диспансерында тикшеренүгә квота булдыру. Рөстәм Хәмитов Сәламәтлек саклау министрлыгына хәлне анализлау бурычын куйды.
Бакалы районында яшәүче Илнур Гыйззәтуллин район үзәгендә 825 урынлык мәктәп төзелеше белән килеп туган хәлне бәян итте. Бу объект 2015 елда төзелә башлаган, ләкин тукталып калган. Күптән түгел төзелеш эшләре тергезелгән.
Рөстәм Хәмитов элекке подрядчы компания графикны бозу сәбәпле, аның белән килешү таркатылды, дип белдерде. Бүген яңа подрядчы билгеләнгән. Моннан тыш, Бакалыдагы мәктәп республиканың 100 еллыгына төзеләчәк юбилей объектлары исәбенә кертелгән. Рөстәм Зәки улы мәктәпнең 2018 елның 1 сентябренә ачылачагын белдерде.
Уфа районының Шамонино авылы кешеләре Гөлназ Сәмәрханова белән Азамат Хәйбуллин республика Башлыгына өч торак пункт — Бурцево, Шмидтово һәм Шамонино авылларында балаларны медицина хезмәтләндерүе проблемасы турында сөйләде. Моңа кадәр аларда яшәүче 1,5 мең баланы Шамонино табиб амбулаториясендә бер педиатр хезмәтләндергән. Әле табиб декрет ялында, шуңа да балаларны 2нче поликлиниканың участок табибы кабул итә. Ләкин бу гына җитми.
— Бездә даими табиб күзәтүендә булырга тиешле яңа туган балалар күп, — ди өч бала анасы Гөлназ Сәмәрханова. — Безгә ике даими педиатр һәм ике шәфкать туташы кирәк.
Рөстәм Хәмитов Хөкүмәткә әлеге хәлгә бәйле тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Уфада яшәүче Екатерина Станкевич республика Башлыгыннан 11нче Аксаков гимназиясе территориясендә спорт мәйданчыгы төзергә ярдәм итүне үтенде. Мәктәп урнашкан бистәдә йортлар күп төзелә. Димәк, спорт белән шөгыльләнергә теләүче балалар арта, ләкин мөмкинлекләр юк.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары бистә халкы белән очрашу вакытында “Эшлекле гамәлләр” партия проекты кысаларында спорт мәйданчыгы төзергә ярдәм итәргә тәкъдим иткән. Рөстәм Хәмитов моны хуплады һәм шәһәр хакимиятенә мәсьләне хәл итү өчен тиешле чаралар күрергә күрсәтмә бирде.