Әлеге һәлакәт Херосимада бомба шартлаудан хәтәррәк, ди белгечләр. Ул, чыннан да, күбрәк кешенең гомерен өзгән, чиргә сабыштырган. Украинада булган фаҗига нәтиҗәсендә радиация Русиянең күп кенә өлкәләренә дә таралган. Моңа хәвефсезлек чараларын вакытында күрмәү сәбәпче булган.
Шимбә иртәсендә ял итәргә җыенган Припять шәһәре халкы башта эвакуация турында уйлап та карамаган – бала-чага урамда уйнап йөргән, кемдер хәтта атом станциясе янындагы буага су керергә юнәлгән. Чиновниклар тоташ бер шәһәрне эвакуацияләргә дигән боерык бирергә базнат итми торганда меңәрләгән кеше үлемечле нурланышка дучар булган.
Ликвидаторларның утка тәү башлап кергәннәре дә аны күпләп ала, чөнки авариядән соң беренче сәгатьләрдә хәвефсезлек чаралары турында җитди кайгырту булмый. Алар арасында башкортстанлылар да була.
1986 елда Чернобыль атом электр станциясендәге коткару эшләрендә Башкортстаннан 12 мең кеше катнаша. Аларның барысы да диярлек биредән чиргә сабышып кайта, күпләре вафат була, әлеге вакыйгаларның 31 еллыгын каршылаганда, анда катнашучылардан 2 мең кеше генә исән булуы тетрәндергеч сан. Ә бит аларның авариядән соң туган балалары, инде оныклары сәламәтлегенә дә нурланыш нәтиҗәләре тискәре йогынты ясый. Күбесе калкансыман биз ялкынсынуы, яман шеш һәм башка чирләргә дучар булган. Кайчандыр алар өчен дәваханәләрдә махсус хезмәтләндерү көннәре, аерым исемлекләр бар иде. Законнар үзгәрү белән сырхау балалар 18 яшькә кадәр генә әлеге уңайлыклардан файдалана ала, соңыннан алар башкалар белән беррәттән дәвалана, өлкәннәр өчен дә махсус чиратлар юк.
Ликвидаторлар өчен каралган башка ташламалар да акрынлап гамәлдән чыга бара. Пенсиягә 30 процент өстәмә бетерелгән, коммуналь хезмәтләр өчен түлүләр, даруларга ташламалар да юк дәрәҗәсендә. Нурланышның иң киң таралган тискәре нәтиҗәсе – тешләрнең коелуы. Ликвидаторлар өчен аларны протезлау, дәвалау бушлай булган вакытлар артта калды, шуңа да бүген аларның күбесе тешсез. Торак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә кискен тора.
Шунысы куанычлы, Русия Федерациясенең “Торак” максатлы программасы нигезендә, 2020 елга кадәр Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан һәркем алдында дәүләт үзенең бурычын үтәячәк һәм аларның барысы да тораклы булачак. Ликвидаторларга бу вакытка кадәр яшисе генә калды...