0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2017, 14:36

Бәләкәчләр “Ләкләк көне”н көтә

Иртәгә Ш. Ходайбирдин исемендәге 1нче республика балалар йортында “Ләкләк көне” дип аталган бик матур чара узачак. Акцияне Мәгариф министрлыгы республиканың Ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләгә урнаштыру үзәге белән берлектә оештыра.

Быел социаль проектта республиканың 11 район һәм шәһәреннән әти-әни урынына дәгъва итүче 30 кандидат һәм 4 балалар йортыннан 7 яшьтән 16 яшькә кадәр булган 30 бала катнаша. Әлеге акция тәрбиягә бала алырга теләүче әти-әниләргә балалар белән фото аша гына түгел, ә якыннан танышу мөмкинлеге бирә.
Читайте нас