Әлеге чара “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсе белән Уфа шәһәре мәгариф идарәсе арасындагы хезмәттәшлек килешүе нигезендә гамәлгә ашырылучы “Ачык дәрес” программасы кысаларында үтте.
Михаил Бугера югары сыйныф укучыларына парламентаризм, 7нче чакырылыш Дәүләт думасында каралган актуаль мәсьәләләр хакында сөйләде. “Яшьләребез сәясәткә көннән-көн ныграк якыная. Инициативалы, эшлекле һәм актив гражданлык позициясе булган буын үсә. Бу, һичшиксез, яхшы күренеш!” – диде ул.
Укучылар да депутатка үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.