— Динис Хәмисович, краснокамалыларның уңышлары турында сөйләгәндә, җитәкчелек тарафыннан һәрвакыт тыйнаклык күзгә ташлана. Ничек кенә булмасын, бүген авыл хуҗалыгында проблемалар, шул исәптән, сездә дә аз түгелдер бит? Авыл эшчәннәре яңа хуҗалык елына нинди кәеф белән аяк басты?
— Социализм чорында “беренче”ләр исемлегендә булуның дәрәҗәсе дә, нәтиҗәсе дә бар иде. Моны, билгеле, авыл эшчәне хезмәтенә бәя, аны дәртләндерү дип тә кабул итәргә кирәктер. Бүген заман башка, таләпләр икенче. Хуҗалык яисә предприятие эшчәнлегенә дә бәяне аның тотрыклы икътисадына, хезмәт шартларына һәм хезмәткәрләрнең эш хакына карап бирәләр. Һәм бу дөрес тә. Район икътисады, аграр сәнәгать эшчәнлеге турында сөйләгәндә, әлбәттә, авыл хуҗалыгын 2020 елга кадәр үстерү буенча дәүләт программасы үтәлешеннән чыгып фикер йөртергә кирәк. Чөнки, 2016 елда тулай аграр җитештерү күләмен, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 108 процентка үтәвебез быелгы бурычларны тормышка ашыруда яхшы алшарт булып тора. Аграр тармакта эшләүче һәр кеше узган елда уртача 1,8 миллион сумнан күбрәк бәядә продукция җитештерде. Тармак министрлыгы белән килешүдә ул 1 миллион 364 мең сум иде. Сыер малы, савым сыерлары кимүгә юл куелмады. Һәр сыердан уртача 4430 килограмм, ягъни 2015 ел дәрәҗәсеннән 546 килограммга күбрәк сөт савып алынды. Ашлык, бәрәңге һәм яшелчә җитештерү буенча максатлы индикаторлар арттырып үтәлде.
Билгеле, әлеге саннар артында аграр предприя-тиеләр, фермер хуҗалыклары, крестьян ихаталары хуҗаларының фидакарь хезмәте ята. Үсеш бар икән — авыл хуҗалыгының тылы ышанычлы дигән сүз. Халык эшле, бер сүз белән әйткәндә, кәефе яхшы. Язгы кыр эшләренә дә анык максатлар һәм зур өметләр белән чыгабыз. Әйтергә кирәк, район икътисадының тотрыклы булуын халыкның кереме ни дәрәҗәдә арту да күрсәтә. 2016 елда районда уртача айлык эш хакы, 6,6 процентка үсеп, 30 мең сумнан артты. Билгеле, мин авыл хуҗалыгы тармагын гына күз уңында тотмыйм.
— Аграр тармакта узган ел үсеш динамикасы саклануы быел язгы басу эшләренә дә яхшырак әзерләнергә мөмкинлек бирде, дип нәтиҗә ясарга була. Сездәге табигый-климатик шартларда азык сәнәгате өчен таләп ителгән югары сыйфатлы ашлык культуралары үстереп булмый. Димәк, игенчелек, нигездә, терлекчелек ихтыяҗлары өчен эшли?
— Чәчүлек структурасын җентекләп сөйләп тору урынсыз. шуны гына әйтергә телим, сөрентеләрнең яртысын диярлек мал азыгы культуралары билиячәк. Уҗым культуралары 9 мең гектарда чәчелгән иде, аның 6,8 мең гектары яхшы кышлады. Бераз тритикале чәчкән идек. Кузаклылар да елдан-ел арта. Алар әлегә кадәр үстерелмәде диярлек. Сәүдә базарында ихтыяҗ барлыгын күргәч, кайбер аграр предприятиеләр чәчеп карарга булды. Чиста парлар 5 мең гектардан артмады. Азрак икәнен дә беләбез. Аның каравы, файдаланылмаган яки ташландык бер гектар җир дә юк бездә.
Узган ел катлаулы климатик шартларда һәр гектардан 19 центнер уңыш җыеп алган идек. Быелгы бурычлар да киеренке. Әлбәттә, безнең районда терлекчелек тармагын үстерү өчен шартлар уңайлырак һәм шуңа күрә дә чәчүлек структуралары шуны күз уңында тотып эшләнә. Үткән ел һәр баш малга 35әр центнер азык тупланды. Ышанычлы азык базасы кышлату чорын уңышлы үткәрергә булышлык итте.
Әйтергә кирәк, җитештерүдә фермерлар өлеше елдан-ел арта. Алар максатлы программаларда уңышлы катнаша. 2016 елда “Үз эшен башлаучы фермер” программасы буенча ике фермер 1,5әр миллион сум грантка ия булды. Тулай җитештерүдә аларның өлеше 2015 ел күрсәткеченнән 15 процентка артты. Узган елда әлеге категориядәге хуҗалыкларда сыер малы — 814, атлар — 104 һәм сарыклар 90 башка артты.
Болар һәммәсе дә фермерларның аграр җитештерүдә зур көч булуын күрсәтә. Димәк, язгы чәчүдә генә түгел, ел дәвамында барган эшләрдә аларга да ярдәм даими булачак.
— Динис Хәмисович, әңгәмәнең төп темасына күчик. Краснокамалыларның язга әзерлеген ничегрәк бәяләр идегез?
— Язгы чәчү өчен орлык җитәрлек дип уйлыйм. Хуҗалыкларда ул 5400 тонна әзерләнде, 300 тоннадан күбрәк элита орлык тупланды. Дөрес, берничә хуҗалык бу көннәрдә югары репродукцияле чәчү материалын кайтару белән шөгыльләнә. Үзара килешеп сату-сатып алу өчен һәр хуҗалыкның диярлек орлык запасы бар.
Минераль ашлама кайтару дәвам итә. Барлык ихтыяҗ — 745 мең тонна. Таләп ителгәннең яртысыннан күбрәге бар. Басу эшләренә ныклап керешкәнче, анысы да булыр дип уйлыйм. “Газпромэнергосеть” һәм “Агрохимцентр” оешмалары белән килешүләр төзелде. Хөкүмәт тарафыннан техника сатып алуга һәм ашламаларга бәяләрнең бер өлеше субсидияләнү бик вакытлы һәм зур ярдәм булып тора. Районда сәнәгать предприятиеләре дә күп. Өстәмә техника һәм эшче көчләр белән проблема булмаячак. Әйтергә кирәк, аграр хуҗалыкларның күбесе, мөмкинлеккә карап басу эшләрен ике сменада оештырмакчы. Шушы максатларда механизаторлар сафы тулыландырыла. Әлбәттә, басу эшләренә әзерлек барган чорда борчылу да, дулкынлану да бар. Чөнки, быелгы яз өстәмә сынау куймакчы. Барысы да хезмәтне дөрес оештыруга һәм техниканы нәтиҗәле файдалануга бәйле булачак.
— Соңгы елларда районның аграр техника паркы ничек яңарды? Хәер, элек тә читтән чәчү агрегатларын җәлеп итми идегез. Бүгенге икътисади хәл-шартларда һәркем үз көченә ышанып эшләргә тырыша, югыйсә.
— Безнең районда техниканы башкаларга караганда нәтиҗәлерәк файдалану аеруча мөһим. Искә алган булсагыз, йөзләрчә гектарлы басулар бик аз. Чәчүлек мәйданнары таралып урнашкан һәм зур түгел. Техниканы гына түгел, ягулыкны да сакчыл тотынырга кирәк. Гомумән, 2016 елда гына гомум бәясе 32 миллион сумнан арткан 20 берәмлек зур техника сатып алынды. Ашлык һәм мал азыгы комбайннары да бар. Хуҗалыклар чәчү комплекслары белән тулыландырылды. Саннар теле белән әйткәндә, һәр 100 гектар чәчү мәйданын энергия белән тәэмин итү берәмлеге 100 ат көче тәшкил итте. Ә инде һәр комбайнга эш күләме 2015 елда 505 гектар тәшкил итсә, узган ел 450 гектарга калды. Бу – республикадагы уртача күрсәткечтән шактый кимрәк. Исәпләүләргә караганда, булган техника һәм чәчү комплекслары язгы кампания мәшәкатьләрен оптималь вакытта тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.
— Динис Хәмисович, районда авыл хуҗалыгын 2017 елда һәм 2020 елга кадәр үстерү стратегиясе әзерләнде. Анда республика тарафыннан билгеләнгән максатлы индификаторларның берникадәр үстерелүе дә исәпкә алынган. Аграр җитештерүне нинди юнәлешләр буенча үстерү күз уңында тотыла?
— Игенчелектә төп юнәлеш бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышын яңа технологияләр исәбенә күтәрү белән бәйле. “Агро-Мен” җәмгыяте, мәсәлән, файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә кертте. Узган ел алар 1300 гектарда чәчсә, быел мәйданнар 4 мең гектар булачак. Киләчәктә хуҗалык чәчүлекләрен 17 мең гектарга җиткереп, кошчылык фабрикасын тулысынча үзләре үстергән ашлык белән тәэмин итәргә ниятли.
Икенче юнәлеш — ачык һәм ябык грунтта яшелчә мәйданнарын зурайту. Бу эш белән “Сабантуй” җәмгыяте шөгыльләнә. Быел алар ачык туфракта яшелчәне 7 мең гектарда үстерү бурычы куйды. Теплица хуҗалыгы буларак, алар гамәлдәге мәйданнарны бер гектарга арттырачак. Бу тагын да 10 яңа эш урыны дигән сүз.
Ит һәм сөт терлекчелеген үстерү дә өстенлекле юнәлешләр исәбендә. Өстәмә рәвештә 340-400 баш токымлы таналар алу күз уңында тотыла.
Кош ите һәм йомырка җитештерүгә дә программада мөһим урын бирелә. Шул ук “Агро-Мен” җәмгыяте кошчылык фабрикасы узган елда 21 миллион данә йомырка җитештереп сатты. Биредә цехларны модернизацияләү планлаштырыла. Хуҗалык итүнең кече формаларына, шәхси крестьян ихаталарында җитештерүне арттыруга стимул бирүче чаралар да игътибарга лаек. Әлбәттә, авылда социаль әһәмияттәге төзелешләр яңа сулыш алачак. Мәдәният йорты, балалар бакчалары саны да артыр, дип өметләнәбез.
Авыл халкы гына түгел, тоташ районда яшәүчеләр, минемчә, дәүләтебезнең көч-куәтен арттыруда үз өлешен кертү максаты белән яши һәм эшли. Аграрийларның тылы ышанычлы. Ни өчен дигәндә, ничек чәчәрбез һәм иртәгә ничек эшләрбез, дигән сорау юк. Краснокамалыларның быел да Башкортстанның ил күләмендәге бәһасен күтәрүдәге өлеше тоемлы булачак, дип ышанам.