Ак калфакның табылган чагы, Туганнарның сагынган чагы
Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үтте.Ир-ат гаилә терәге булса, хатын-кыз – аның тоткасы, шушы учакны сүндермәү өчен зур тырышлык салучы гүзәл зат. Нәсел дәвамы – бала да аның нәфис кулларына тапшырылган. Ир хатыны, бала анасы булу – гаиләдә хатын-кызның төп бурычы. Сабыйны багу өс-баш бөтенлегенә, тамак туклыгына, ягъни матди иминлеккә ирешү генә түгел әле, аңа иң зур байлык – туган телне өйрәтү, рухи, милли мирасны җиткерү дә. Милләтнең киләчәге, беренче чиратта, гаиләгә бәйле булуы бәхәссез.Шушы мәсьәләләр турында сөйләшеп, тәҗрибә уртаклашырга Казанга V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына Русиянең 65 төбәгеннән, 18гә якын һәм ерак чит илдән 450дән артык кеше җыелды. Башкортстаннан “Ак калфак” республика оешмасы рәисе Люция Вафина җитәкчелегендә 36 гүзәл затны берләштергән иң күпсанлы делегация баруы әлеге бурычларны җитди җаваплылык тоеп гамәлгә ашыручы хатын-кызларыбызның шушы иҗтимагый хәрәкәттә абруй казануын дәлилли.