-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 Май 2017, 12:26

Бәйрәм белән, кадерле иптәшләр!

1 майда күп илләрдә халыкара бәйрәм — Хезмәт көне билгеләнә. Элегрәк ул "Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне" дип аталган.

Бәйрәм тарихы 1886 елның 1 маена ук барып тоташа. Бу көнне Америка эшчеләре, 8 сәгатьлек эш көне таләп итеп, баш күтәргән. Демонстрация полиция белән канлы бәрелешкә әверелгән. Әлеге эшчеләрнең истәлегенә багышлап, 1889 елда Париж конгрессы ел саен 1 майда демонстрацияләр үткәр турында карар кабул итә. Киләсе елда ук бәйрәм демонстрацияләре Австро-Венгриядә, Бельгиядә, Германиядә, Даниядә, Испаниядә, Италиядә, АКШта, Норвегиядә, Франциядә, Швециядә һәм башка илләрдә уза.
Баштагы чорда бәйрәм сәяси төсмерләр белән үтсә, соңыннан Хезмәт бәйрәменә генә кайтып кала.
Бүген 1 Май бәйрәме 142 илдә уза. Бу көнне халык урамнарга чыга, ярминкәләр, артистлар чыгышы оештырыла, күңел ачу чаралары уза.
Читайте нас