Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе “АвтоАеклык” халыкара проекты гамәлгә ашырылуы турында белдерде. “Башинформ” агентлыгында проектны гамәлгә ашыруга багышланган “түгәрәк өстәл” үтте. Аның төп максаты — алкоголь кулланып руль артына утырганнар гаебе белән булган юл-транспорт һәлакатләре санын киметү.
— Үткән елда руль артына исерек килеш утырган 33 мең водитель тотылды. Эчкечелек проблемасы һаман иң хәвефлесе булып кала. Юл хәрәкәтендә исерек водитель аркасында бер гаебе булмаган кешеләрнең мәңгелеккә гарип калуы, гомерләре өзелү — иң ачындырганы. Балалар бакчасы, мәктәп, вузлар, автомәктәпләрдә укучылар аңына моны ныклап сеңдерергә, җитди караш тәрбияләргә кирәк, — диде Башкортстан буенча ЮХХДИ җитәкчесе Динар Гыйльметдинов.
ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, атнаның иң хәвефле көне дип якшәмбе исәпләнә. Ял көннәрендә якынча 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Исерек водительләр катнашлыгындагы авариянең 11ендә гаепләнүчеләр медицина тикшерүе үтәргә барудан баш тарткан. Соңгы өч айда эчкән килеш транспорт белән идарә иткән һәм тиешле медицина тикшерүен үтмәгән өчен 7 меңнән артык водитель административ җаваплылыкка тарттырылган.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә исерек килеш транспорт йөртү һәм моның белән бәйле травматизм һәм үлем очракларын киметүгә юнәлтелгән “АвтоАеклык” проекты мәгариф учреждениеләре, сәламәтлек саклау органнары, бизнес вәкилләре, власть органнары белән берлектә гамәлгә ашырыла. Бу социаль проект Русиядә 2013 елдан үткәрелә һәм бүген илнең җиде төбәгендә уңышлы эшли.
Проект кысаларында автомәк-тәпләрдә әлеге проблема уңаеннан өстәмә дәресләр кертеләчәк һәм халык арасында аңлатулар оештырылачак. Проектта башкаланың 15 автомәктәбе һәм республика районнарыннан 5 автомәктәп катнаша.