+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 Мая 2017, 21:00

“Барысы да гаиләдән башлана”

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Ата-аналар форумын үткәрү буенча оештыру комитеты булдыру турында боерыкка кул куйды.

Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русиядә Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова, биология фәннәре докторы, Русиянең атказанган фән эшлеклесе Татьяна Черниговская, педагог-новатор Артем Соловейчик һәм башкаларның катнашуы көтелә.
– Форум төбәк җитәкчесе башлангычы белән үткәрелә. Аның максаты – мәгариф сәясәтен камилләштерү буенча карарлар кабул итүгә ата-аналарны җәлеп итү, – диде Константин Толкачев. – Чараны 1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан ел саен үткәрү күзаллана. Форум кысаларында фикер алышулар үтәчәк, аларда балаларны Интернетның кире йогынтысыннан саклау, ата-аналарның тәрбия өчен җаваплылыгы, балалар хокукларын саклау өлкәсендә хокукый көйләү мәсьәләләре тикшереләчәк. Форум темалары укытучыларның август киңәшмәләре алдыннан район мәйданчыкларында да дәвам итсен иде.
Парламент Рәисе гражданнарга үз мөрәҗәгатьләрен оештыру комитеты адресына юнәлтергә тәкъдим итте.
– Барысы да гаиләдән башлана, шул ук вакытта дәүләтнең бу өлкәгә тиешле дәрәҗәдә җәлеп ителмәвен күрәбез, – диде форумны үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Йомабикә Ильясова. – Республика Башлыгы “туры элемтә” барышында Гаилә министрлыгы булдыру идеясен тәкъдим итте. Дәүләт җыелышында балалар суициды сәбәпләрен тикшерү һәм балигъ булмаганнарга карата золым профилактикасы буенча эшче төркем эшләп килә. Закон чыгаручылар, башкарма власть, урындагы үзидарә органнары, белгечләр арасында үзара бәйләнеш булдырылды. Проблемаларны уртага салып хәл итүнең нәтиҗәлелеген күрдек.
Читайте нас