+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Мая 2017, 06:16

\"Матай\"лар кабынган чак

Көннәр җылыну белән юллар күзгә күренеп җанлана. Кышын гаражларда, подъезд төпләрендә торган барча җиңел машиналарга "җан керә". Аларга тагын бер транспорт төре - мотоцикллар һәм скутерларөстәлә.


Халык телендә "матай" дип йөртелгән бу хәрәкәт итү чарасын бигрәк тә яшьләр ярата. Аларга кайбер өлкәннәр, хәтта ки хатын-кызлар да иярә. Байкерлар хәрәкәте дә илдә шактый популяр. Тик шунысы кызганыч, мотоцикл йөртүчеләр еш кына авария сәбәпчесенә я корбанына әверелә. 8 мәет, 120 җәрәхәтләнүче – үткән сезонда мотоциклчылар катнашлыгындагы 99 авариянең нәтиҗәсе шушы.

Бәхетсез очракларны кисәтү максатыннан республикада «Игътибар – мотоцикл!» акциясе старт алган. Бу хакта Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов блогында хәбәр ителә. Блогта (http://102gibdd.ru/blog/742.htm) әти-әниләр өчен махсус видеоролик та куелган.
Читайте нас