“Дүртенче власть” “яхшы” эшләү нәтиҗәсендә илдә икътисади һәм социаль нигездә таркалу барлыкка килде. Элек җәмгыятьтә төп әхлакый юнәлеш “кеше кешегә – дус һәм иптәш” булса, хәзер аларны “элита”, “гражданин” , “кеше кешегә – дошман” дигән сүзләр алыштыра.
Кыска гына вакыт эчендә күпмилләтле ил гражданнарының аңы үзгәртеп корылу шаккатыргыч. Киңкүләм мәгълүмат чараларының, беренче чиратта, телевидениенең Американың махсус хезмәтләре ярдәмендә башкарылган эше бу. Русия ике өлешкә – ике илдә, ике дошман халык кебек яшәүче байлар һәм ярлыларга бүленде.
Ярлылар упкын читенә җитеп, җәмгыятьтән аерылды. Боларга – торыр урыны булмаганнар, караучысыз балалар керә. Аларның күпчелеге – урта һәм урта һөнәри, ә 6 проценты югары белемгә ия. Бу кешеләр тулысынча диярлек җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә кала.
Бай Русия – олигархларның, дәүләт чиновникларының өзлексез презентацияләре, бал кичәләре ул. Мәсәлән, киңкүләм мәгълүмат чаралары бары тик имин яшәүче халык тормышын гына чагылдыра. Ярлылар өчен тәгаенләнгән сәламәтлек саклау байларныкыннан күпкә аерыла. Власть ияләре сөйләгән мәктәп интернеты, ипотека, нанотехнологияләр белән бары тик “яңа Русия”дә яшәү өчен сайлап алынганнар гына файдалана ала.
Русия журналистикасында үзенчәлекле стиль барлыкка килде. Ул гамәлдә ниндидер тотрыклылыгы булмаган “халык власте”, “гражданлык җәмгыяте” кебек яңа, матур сүзләр һәм төшенчәләр белән уйный. Бу кешеләрдә нәфрәт кенә тудыра. Соңгы елларда матбугат, радио һәм телевидение – мәгънәсез фикер алышулардан торган буш язмалар һәм тапшырулар ул.
Дәүләт сүз һәм матбугат, берләшмәләр, хәрәкәтләр, дин, хосусый эшкуарлык, шул исәптән, коммерция эшчәнлеге иреген Конституциядә ныгытты. Конституция кеше хокукы идеологиясе һәм власть бүленеше принципларына нигезләнә. Демократиянең асылы тоталитар-авторитар системадан, кешеләрнең шәхси мәнфәгатьләрен азат итү — либеральләштерү теләге белән тулыландырылган. Җәмгыятьне сәяси-хокукый үзгәртү проекты белән ныгытылмаган либеральләштерү, гомумән, тәртиптән читләште, бөтенләй азат ителде.
Хәбәрдарлык сәясәте башлану белән мәгълүмати җәмгыять, гәзит-журнал нәшриятлары үзгәрүгә дучар ителде. Үзгәртелгән иҗтимагый шартлар һәм икътисадка хосусый милек төрләрен кертү төрле берләшмәләрнең, партияләрнең һәм юридик берәмлекләрнең бәйсез матбугатын тормышка кайтарды. Аларның кайберләре рәсми власть белән оппозициядә тора, киңкүләм мәгълүмат чараларының эшен төрле дәрәҗәдәге дәүләт власте органнары үткәргән чараларны тәнкыйтьләүгә кора. Мәсәлән, Башкортстанда “Отечество”, “Вместе”, “Наш выбор” кебек оппозицион басмаларның тиражы мөһим сәяси кампанияләр чорында 500-700 мең данәгә җитте. Төрле власть, административ структураларның аларга карата һөҗүме чын мәгънәсендә социаль фаҗигагә әверелде.
Икенчедән, киңкүләм мәгълүмат чараларының халыкка йогынты ясавын бәяләп бетермәү һәм җәмә-гатьчелек аңына идарә итү – кешенең һәм җәмгыятьнең мәдәни кыйммәтләрен, сәнгать һәм фәннең, әхлаклылык һәм рухилыкның, мәгариф һәм үсеп килүче буынга тәрбия бирүнең юкка чыгуына китерүче сәбәпләрнең берсе. Бу сыйфатлар якланмый.
Халык мәнфәгатьләрен исәпкә алу җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра. Икенче яктан, гражданнар фикерен социологик һәм башка ысуллар ярдәмендә тикшерү аларның ихтыяҗын билгеләргә булышлык итә. Шулай итеп, үзара шартларга корылган социаль процесс формалаша, аңа даими ышанычлы мәгълүматтан башка идарә итеп булмый. Халыкка мәгълүмат тарату белән җәмәгатьчелек фикере аерылгысыз. Халыкка дөрес мәгълүмат җиткерелмәгән очракта җәмәгатьчелек фикере төрле имеш-мимешләргә нигезләнеп формалашачак.
Өченчедән, цензураны гамәлдән чыгаруга бәйле рәвештә илдә “ирек” сүзе еш кулланыла башлады. Дөньяның барлык демократик конституцияләре матбугат, оппозицияләр, тәнкыйть иреге өчен нигез буларак “ирек” төшенчәсен ныгыта. Ул намуссыз кешеләр, карьерачылар һәм амбицияле сәясәтчеләр кулында хәвефле коралга әверелә. Ирекле сүзне усал нияттә файдалануның җәмгыять нигезен җимерүен күп илләр тарихында күрәбез.
Үзгәртеп кору һәм СССР таркалу моңа ачык мисал булып тора. Нәкъ шул чорда Союзга каршы мәгълүмати сугыш башланды. Киңкүләм мәгълүмат чаралары, аеруча телевидениенең, эчтәлеге шартлаткычны хәтерләтте: ресурслар һәм халык имин калган кебек, әмма шул ук вакытта хәйләкәр “тормыш хуҗалары” көн саен йогынты ясавы нәтиҗәсендә алар барлык таләпләрне дә үти. Бу кешене, аның телен, мәдәниятен һәм әхлаклылыгын юк итү дигән сүз.
Дүртенчедән, бүген базар һәм мәгълүмати сугыш шартларында Русиядә чит ил үрнәгендәге сатып алу-кулланучы инстинкты камил-ләштерелә, матди файдага нәфес уяна. Без дөньяны асты өскә килгән кыйммәтләр белән кабул итәргә өйрәнәбез. Халык, аеруча яшь буын Ватан өчен гомерен биргән батырлар – мыскыллауга, ә сатлыкҗаннар герой булырга лаек дигән фикергә ышана. Әйткәндәй, күпчелек халык, үзләре дә шуны аңламый, шайтан вәгазе буенча яши башлый. Җәмгыятьтәге тотрыксызлык, курку-куркыту, билгесезлек белән кешеләр киләчәккә ышанычын югалта.
Бишенчедән, Русиянең мәгълүмат киңлегендә хокукый нигилизм киң таралган. Шул ук вакытта золым культы, хокукый өстенлек, порнография, оккультизмны пропагандалау беренче урынга чыкты.
Тиешле якланганлык булмау шартларында кешенең дөньясы зәгыйфьләнә. Шулай итеп рухи сәламәтлек һәм Русия җәмәгатьчелеге хәвефсезлеге җимерелә.
Алтынчыдан, соңгы ун елда Русиядә рухи-мәгълүмати властьның сәяси йогынтысы үсеше күзә-телә. Америка фаразлаучысы О. Тофлер фикеренчә, ХХ гасыр ахырына белемлелек һәм мәгълүмат властьның мөһим ресурсына әверелде. Алар, власть ресурсларын минималь кулланып, максатка ирешү, дошманнарны дуслаштыру мөмкинлеге бирә.
Җиденчедән, кешелекнең яңа мәгълүмати стадиягә керүе гамәлдә булган җәмәгатьчелек процессларын заманча кабул итүне таләп итә. Бердәм мәгълүмат киңлегенең дәүләтчелекнең мотлак компоненты булып танылуы моны исбатлый.
Тарихи сайлау алдында торучы Русия өчен ирекле матбугат ролендә шәхес ирке һәм демократия, гражданнарның хокуклары актуаль яңгырый. Мәгълүмат чынбарлыкка әверелә. Америкалыларның тормыш рәвешен пропагандалау – моңа ачык мисал. Советлар Союзын таркатуга китергән СССР белән АКШ арасындагы “салкын” сугышны мәгълүмати сугыш дип атарга мөмкин.
Урыс халкы, аның күпгасырлык тарихына хәвеф яный. Урыс һәм Совет мәдәниятен кыйммәтләр уртаклыгы, халыкчанлык һәм гуманистлык берләштерә. Ул мәдәниятнең үсеш шартлары белән бил-геләнә. Урыс мәдәнияте, аеруча әдәбияты кимсетелгән халыкны яклау идеяләренә нигезләнгән.
Мәдәният өлкәсе Русия бердәмлеген саклауга турыдан-туры бәйле. Халык өчен мәдәни иминлекнең уңайлылыгы – милләт бердәмлеген һәм ил бөтенлеген саклау шарты. Шул ук вакытта мәдәният кыйммәтләре белән файдалануда тигезсезлек күзәтелә. Нәтиҗәдә, җәмәгатьчелектә мәдәни һәм социаль таркалу барлыкка килә, гражданнар үз иленнән читләшә. Бу турыда социологлар һәм тикшеренүчеләр чаң кага. Әмма хәлне тагын да катлауландыручы сәясәт алып барыла. Бу яңа мәдәни синтезга алып килми. Ул, шулай ук, власть игълан иткән модернизацияне дә тәэмин итәргә сәләтле түгел.
Гамәлдәге мәдәни-мәгариф сәясәтнең власть үткәргән модернизация максатларына туры килмәвенең сәбәбе нидә соң?
Беренчесе – власть ияләре, либералларның, мәдәният какшавының халыкның аңлы рәвештә каршы чыгуын киметүгә алып килүен аңлавына инануы. Каршы тору сәләте кимү кешеләрнең фикер тотрыксызлыгына алып килә.
Икенче сәбәп – Русиядә өстенлек итүче режимның халыкара әһәмиятендә. Илнең идарә итүче даирәләре, элита, олигархлар, дөнья глобализмының әйдәүче көчләре кубызына биючегә әверелде. Алар кол түгел, аларның хокуклары бар, әмма хуҗасы аны эштән бушатырга мөмкин. Моңардан куркып, Русия властьлары аларга ярарга тырыша. Дәүләтебезнең киңкүләм мәгълүмат чаралары җәмгыять, социаль мәнфәгатьләргә хезмәт итә дисәләр дә, чынында исә алар либераль юнәлешкә юл тота. Русия гражданнары бу шартларда телевидение, Интернет алдында яклаусыз кала.
Киңкүләм мәгълүмат чараларына әхлакый контроль кирәкме һәм ул нинди булырга тиеш? Бу сорауга төрле җаваплар бар. Шул ук вакытта “Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында” Законда “Порнография, җәбер-золым һәм рәхимсезлек культын пропагандалаучы материалларны тарату өчен киңкүләм мәгълүмат чараларын файдалану тыела”, диелгән.
Әхлакый һәм мәдәни таркалуга китерүче сәясәт телевидение һәм радионы, гәзит, китап, реклама, Интернетны гына басып алмады, шулай ук, мәктәп, театр, хәтта медицина учреждениеләре һәм балалар бакчаларына да үтеп керде.
Рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, аны үстерү дәүләт бурычларының иң мөһиме булырга тиеш. Үз вакытында Конфуций “Гореф-гадәтләрен югалткан халык хайваннар көтүенә әверелә” дип язган. Бу чыннан да шулай түгелме?
Барысына да мәгълүм, рухи-әхлакый өлкәдәге афәтләрнең күбесе безгә Көнбатыштан керә. Әмма күп илләрдә үз халкын әхлакый яклау мәсьәләсенә җитди карый башладылар. Ләкин Русиядә моңа нидер комачаулый.
Мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чараларын рейдерлар басып алды. Нәтиҗәдә, биредә төп принцип – отышлы яисә отышсыз. Әхлак турында исә сүз дә алып барылмый. Властьлар халыкның рухи тормышы өчен кем җаваплы булырга тиешлеге турында килешүгә ирешә алмый.
Ил властьның әхлаклылыгыннан башлана, дип уйлыйм. Ә без үзебез халык буларак сакланып калу өчен нәрсә эшлибез? Чөнки үзен сакларга һәм якларга сәләтсез халык һәлакәткә дучар. Бүген югары вазыйфа биләүче чиновниклар, депутатлар һәм гади гражданнар көйләү ысулларын кабул итүне таләп итә. Миллионнарча халык игътибарына чыгарылучы тапшыруларга, төрле тармакта эшләүче иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп, әхлакый контроль булырга тиеш.
Көнбатыш белгечләре фикеренчә, икътисади һәм рухи хәвефсезлектән чыгып карасак, матбугатта үзконтроль булдырырга кирәк. Әмма аны кем гамәлгә ашырачак, дигән сорау ачык кала.
Шуңа күрә Русиянең күпмилләтле мәдәниятен, әхлаклылыкны, рухи байлыкны саклап калу проблемаларына дәүләт мөнәсәбәте тамырдан үзгәрергә тиеш. Мәдәният рухилыгы – Русия җәмгыяте әхлаклылыгын, мәгълүмати-рухи хәвефсезлеген тәэмин итүдә иң мөһим аспект. Һәр кеше дәүләт тарафыннан якланырга тиеш.
Русия киләчәге ил җитәкчелегенә, беренче чиратта, халыкка, аның мәдәни мирасына бәйле. Соңгы елларда рухиятне саклау турында Русия Президенты
В. В. Путин, күпмилләтле илнең мәдәнияте, рухи байлыгы урыс мәдәниятенең асылы белән ныгытылуын ассызыклап, үз фикерен белдерде.
Бүгенге Русиядә “дүртенче власть”ның роле турында фикер йөрткәндә, күренекле урыс тарихчысы В. С. Соловьевның сүзләре искә төшә: “Русия үзенең әхлакый бурычын үтәмәгән, милли эгоизмнан баш тартмаган очракта, бернинди уңышка да ирешә алмаячак”.
Октябрь ВӘЛИТОВ,
профессор, философия фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, БАССРның
атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия һәм
Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.