– Форум укучыларга да, укытучыларга да сәләтләрен, белемнәрен сынарга мөмкинлек бирде, – диде мәктәп директоры Земфира Камалетдинова. – Оештыручыларга рәхмәтлебез. Без жюри әгъзаларына тәкъдим иткән проектның асылы бик гади. Мәктәбебез бай тарихлы. Ул 1862нче елда оештырылган. Төрле елларда төрле биналарга күчеп, 2006 елдан өр-яңа бинада урнашкан. Бөек Ватан сугышы чорында мәктәптән бик күп укытучылар үз теләге белән яуга киткән. Иглинда яшәгән Виктор Бесценный Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Район хакимияте ярдәме белән 2016 елда мәктәп территориясендә аңа һәйкәл ачтык. Яшь буынны патриотик тәрбияләү, хәтерне мәңгеләштерү максатында “Хәтер китабы” мемориаль комплексы оештыру теләге туды. Хыялыбызны Иглинда үткән форумда гамәлгә ашырдык.
Проектны эшләүдә тарих укытучысы Светлана Гәрәева, технология укытучысы Резида Тимашева, мәктәп укучылары зур көч салган. Аның турында жюри әгъзаларына 10нчы сыйныф укучысы Карина Акмалова сөйләде. Мемориаль комплекс үзәгендә ачык китап рәвешендә чәчәкләр гөлләмәсе урнашачак. Корылма нигезен арматурадан эретеп ябыштыру күзаллана. Китаптагы юллар ак һәм һәм кызыл төстәге чәчәкләрдән торачак. Һәйкәл белән гөлләмәне кирпечтән эшләнгән Георгий тасмасы тоташтырачак. Тирә-якка үлән чәчеләчәк.
Эшләрне җәйге айларда төгәлләү күздә тотыла. Әлеге вакытта җиңүчеләр таләп ителгән төзелеш материаллары, үсентеләр барлау белән мәшгуль.