Республикадагы оператив хәлне анализлап, Владимир Колокольцев кайбер юнәлешләрдә өстәмә чаралар таләп ителүен белдерде. Беренче чиратта, бу җәмәгать урыннарында гражданнар хәвефсезлеген тәэмин итүгә кагыла.
Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә.
– Әлеге юнәлеш буенча бурычлар Русия Президентының май указларында урын алды, аларны үтәүгә даими өстенлек бирелергә тиеш, – диде ул.
Рөстәм Хәмитов төбәк белән министрлык арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә урнашуын билгеләде. Беренче чиратта, бу матди-техник ярдәм күрсәтүгә, республиканың шәһәр һәм районнарында яңа эчке эшләр бүлекләре төзүгә кагыла.
– Соңгы өч елда без гомум суммасы 700 миллион сумлык эчке эшләр бүлекләре биналары төзедек. Ел саен республика казнасыннан, бюджеттан тыш чыганаклардан матди-техник тәэминатка якынча 100 миллион сумлык ярдәм күрсәтәбез, – диде Рөстәм Хәмитов.
Арытаба Владимир Колокольцев Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси составын яңа җитәкчеләр белән таныштырды.
Мәгълүм булуынча, Русия Президенты указы белән полиция генерал-майоры Роман Деев – Башкортстан буенча эчке эшләр министры, ә полиция полковнигы Андрей Демидов аның урынбасары, полиция начальнигы итеп тәгаенләнде.
Русия эчке эшләр министры яңа җитәкчелек анык карарлар кабул итү һәм төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү өчен тиешле куәткә ия булуын белдерде. Владимир Колокольцев шәхси состав ярдәме белән яңа җитәкче аңа күрсәтелгән ышанычны аклар дигән өметтә калды.
Рөстәм Хәмитов Роман Деевка уңышлар теләде һәм эчке эшләр министрлыгының нәтиҗәле эше бары тик дәүләт һәм муниципаль власть органнары белән тыгыз бәйләнештә мөмкин булуын ассызыклады.
– Дәүләт власте һәм хокук саклау органнары бер-берсеннән башка эшли алмый, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе. – Җәмгыять властьтан һәм сездән нәтиҗәле эш һәм тормыш сыйфатын яхшыртуны көтә.