– Волхов, Ленинград, өченче Балтыйк буе фронтларындагы алышларда катнаштым, – дип хәтерли ветеран. – Латвияне, Белоруссияне, Польшаны фашист илбасарларыннан азат иттек. Минем өчен сугыш Маньчжуриядә тәмамланды.
Мәхмүт Мөхәммәт улы сугыштан соң каты яралардан дәвалана. Атлап йөри алмаса да, урта мәктәпне тәмамлый. Физкультура белән шөгыльләнеп, савыга һәм тулы канлы тормыш белән яши. Хезмәт юлын “Туймазынефть”тә электрик булып башлый. Шоферлар курсын, Уфа автомобиль-юл техникумын, читтән торып Бөтенсоюз юридик институтын тәмамлый. Арытаба ул җитәкче вазыйфалар били. Хаклы ялга чыккан көннән җәмәгать тормышында актив катнаша һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә.
Сәгыйть Гатият улы да фронтка унсигезе тулганчы ук, 1943 елда алына. Радист һәм артиллерист булып хезмәт итә. Курск сугышында катнаша. Шулай ук, Польшаны һәм Белоруссияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.
– Минем өчен сугыш 1943 елның июнендә Курск дугасында башланды, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Белоруссиядә иң элек Гомель шәһәрен азат иттек. Бобруйск юнәлешендә дошманның зур төркемен камауга алып, тар-мар иттек. Брестны да алдык. Германиядә Франкфурт шәһәренә барып җиттек. Сугышлар Көнчыгыш Пруссиядә дәвам итте. Апрель аенда Берлин операциясенә җәлеп иттеләр. Берлинны алгач, сугыш тагын бер атна дәвам итте. Безгә бирелергә теләмәгән фашистларны эзләп, юк итү бурычы куелды. Җиңү көнен зур шатлык белән каршы алдык.
Сәгыйть Гатият улы бик күп орден һәм медальләр, шул исәптән II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Фронттан кайткач, мәктәптә укытучы булып эшләгән.
Сугыш ветераннары батырлыклары алдында баш иеп, аларга сәламәтлек телик!