+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
10 Мая 2017, 09:21

Ял мөһим булгач, акча табылган

Чит илгә ял итәргә китү өчен республикада яшәүче бер эшкуар бер миллион сумнан артык бурычын түләгән.

Суд приставлары хезмәтеннән алынган мәгълүматка караганда, эшкуарның кредит бурычлары 1 миллион 200 мең сумга җиткән.
Башта приставлар эшчәнлек алып баруны тыя, ләкин бу ярдәм итмәгәя, ирне чит илгә чыгарга хокукы булмаганнар исемлегенә керткәннәр.
Ә эшкуар май бәйрәмнәренә Прагага барырга план корган. Бәйрәм кәефен төшермәс өчен аңа бурычын түләргә туры килә. Кредит суммасыннан тыш, җыелып киткән 80 мең сум бурычны да түләргә тиеш була. Шуннан соң аңардан барлык чикләүләр алынган. Ул тынычлап ял итәргә киткән.
Читайте нас