Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, җыелучылар, бер минут тын калып, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган яугирләрне искә алды.
Арытаба ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның каберенә, Дан мемориалының Геройлар аллеясендә генерал-майорлар Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимовның бюстларына һәм тыл эшчәннәренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Көн үзәгендә “Үлемсез полк” акциясе башланды. Башкалада гына түгел, республиканың башка шәһәр, авылларында да халык Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фоторәсемнәрен һәм транспарантлар тотып сафка тезелде. Уфаның “Үлемсез полк” колоннасын фашистик Германияне тар-мар иткән Совет халкының һәм Кораллы Көчләрнең рәсми Җиңү символы – Җиңү байрагы җитәкләде, аның белән янәшә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе әләме балкыды.
Чара 2011 елда Томск журналистлары тарафыннан башланып, хәзер дөньяның 64 дәүләтендә үткәрелә, ул республикада дүртенче тапкыр оештырыла һәм елдан-ел күбрәк халыкны җыя. Былтыр 53 мең чамасы кеше килсә, быел анда 60 меңгә якын кеше катнашты. Шуңа да шәһәр хакимияте “Үлемсез полк”ның маршрутын Октябрь проспектында “Спорт” тукталышыннан “Дан бульвары”на кадәр озайтты.
9 майда Таһир Кусимов исемендәге “Акбузат” ипподромында ат чабышлары оештырылды, махсус бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм чаралары көне буе дәвам итте. Күпләр бу көнне махсус пешерелгән солдат боткасыннан авыз итте.
Кичен Урыс дәүләт академия драма театры алдындагы мәйданда бәйрәм концерты башланды. Программада Шәһәр мәдәният сарае, Шәһәр мәдәни-ял итү үзәге, “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле артистлары, үзешчән коллективлар, “Туган тел” музыкаль телеканалы артистлары башкаруында сугыш елларындагы җырлар яңгырады. Бәйрәм салют белән тәмамланды.