Мондый “паранормаль терапевтлар” корбаны булган бер кешенең исеме дә билгеле, ул – Мария Грекова. Бер-бер артлы якыннарын югалткан бу хатын-кыз Интернетта “Марат Башаров исемендәге ярдәм үзәге”н таба. Әлбәттә, Марияга ярдәм итәргә риза булалар. Телефон аша үткәрелгән берничә сеанс өчен хатынкай бик күп акча түләргә мәҗбүр була.
Сеансларның бер файдасы да булмагач, ул Маратның үзе белән сөйләшергә була һәм бәйләнешкә чыга. Артист бу хәлгә бик гаҗәпләнә һәм үзе әлеге фирмага ярдәм сораган булып шалтырата. Беренче сөйләшүдән үк акча таләп итә башлагач, артистның бик ачуы килә һәм ул үзенең чын исемен әйтә, полициягә мөрәҗәгать итә. Ләкин фирма бу хәлдән соң тиз арада ябыла һәм аферистлар юкка чыга.