Үз эшчәнлеген ул 37 торак пунктында алып бара һәм “Бакалы” җәмгыятенә караучы 52 кибет дистәләрчә мең кешегә хезмәт күрсәтә. Район универмагы һәм хәзерләүләр эшчәнлеге “Торговый дом” карамагында булса, “Хлебокомбинат”, аталышыннан ук күренгәнчә, икмәк-күмәч, кондитер һәм башка ризыклар җитештерә. “Общепит”ка 8 гомум туклану предприятиесе карый.
Бүген кулланучылар җәмгыяте системасында 344 кеше эшли. Шуларның 134е — сәүдә хезмәткәрләре. Иң мөһиме — әлеге катлаулы базар шартларында кооператорлар үз эшчәнлекләрен социаль юнәлештә алып бара. Алар хезмәт күрсәткән авыллар район үзәгеннән нинди генә ераклыкта булмасын, халыкны кирәкле товар белән тәэмин итәләр, сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр. Соңгы мәгълүматлардан күренүенчә, тармакта уртача хезмәт хакы 15500 сум тәшкил итә.
Ваклап сату системасында Бакалыда җитештерелгән продукциянең өлеше дә зур. Биредә теге яки бу товарга заявкалар кабул ителә. Тагын шунысы да бар: предприятие елның-елында производство җиһазларын яңартуда нәтиҗәле эшли. Район үзәгендә һәм авылларда сәүдә нокталарын заман рухында, яңа технологияләр белән үзгәртеп корулары да куандыра. Мәсәлән, район үзәгендә “Апельсин” кибете ачылды, яңа склад төзеделәр. Район үзәгендәге “Гастроном” күз явын алырлык итеп үзгәртелде, биредә сәүдә мәйданы арттырылды. Кулланучылар җәмгыяте рәисе Александр Дырнаев әйтүенчә, сәүдә — төп табышны бирүче тармак. Үткән елда ваклап сату товар әйләнеше 495875 мең сумга җиткән, үсеш 102 процент тәшкил иткән.
Гомум туклану тармагы эшчәнлеге дә Бакалыда заман таләпләреннән чыгып оештырылган. Биредә алга куелган план тулысынча үтәлеп, акча әйләнеше 55 миллон сум булган. Бакалы кооператорлары җитештергән продукциягә кулланучыларда ихтыяҗ зур. Барлыгы 882,5 тонна икмәк-күмәч пешерелеп, 43,5 тонна кондитер ризыклары, 28 тонна колбаса, 16,5 мең декалитр лимонад җитештерелгән.
Күп урыннарда хәзерләүләр белән бөтенләй шөгыльләнмиләр. Ә менә Бакалыда бу төр эшчәнлек тукталып тормады. Соңгы елларда бу юнәлештә эш темплары үсә бара. Әйтик, узган елда хәзерләүләр эшчәнлегендә әйләнеш 84186 мең сумлык булды һәм үсеш 109 процент тәшкил итте.
Район предприятиеләренең үткән ел йомгакларына багышланган киңәшмәсендә чыгыш ясаганда райпо җитәкчесе А. Дырнаев тиешле салымнарның һәм хезмәт хакларының вакытында түләнүен билгеләп үтте һәм җитештерүне тагын да камилләштерү, товар ассортиментын арттыру, сәүдәнең заманча ысулларын актив куллану юнәлешендә эшләүне ассызыклады. Атап әйткәндә, Александр Николаевич болай диде:
— Без бүгенге кискен көндәшлек шартларында да үз позицияләребезне саклап кала алдык. Кибетләребез авыл халкын кирәкле көндәлек товарлар белән тәэмин итүдә уңышлы эшләп килә. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне хәзерләүдә дә нәтиҗәле күрсәткечләребез бар. Алга таба да күркәм традицияләрне саклап, тупланган тәҗрибәне баетып, сәүдәнең, җитештерүнең яңа ысулларын үзләштереп, матур уңышларга ирешү максаты белән эшлибез.
Нәкъ шулай эшләгәнгә Бакалы кооператорлары узган ел йомгаклары буенча Башкортстанда иң алдынгылар булып танылды да.