+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
13 Мая 2017, 09:18

Русиягә хакерлар һөҗүменә \"Кызыл таң\" да чик куя!

Шушы көннәрдә Русиядә Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты, “Сбербанк” мәгълүмат системаларына чит илләрнең хакер һөҗүмнәре теркәлде. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Ләкин хакерлар максатына ирешә алмаган. Аларга мәкерле ниятләрен гамәлгә ашырырга хәвефсезлек чаралары комачаулады.
“Avast” антивирусы хәбәр итүенчә, дөньяда бер көндә 57 мең хакер һөҗүме теркәлгән. Вирусның атамасы – WanaCryptOr2.0. Күпчелек хакер һөҗүмнәре Русиядә, Украинада һәм Тайваньда теркәлгән.
“Касперский лабораториясе” бу акциягә карата башкачарак фикердә. Алар дөньяның 74 илендә 45 хакер һөҗүменә чик куйган.
Безнең сайттан файдаланучылар игътибарына шуны да җиткерергә ашыгабыз: хакерлар һөҗүме корбаны булмас өчен Интернет челтәре аша почтагызга килеп кергән "кунаклар" белән сак булыгыз! "Кызыл таң" белән бергә һәм бердәм булу сезне бу хәвефтән саклар! Безнең гәзиткә һәм "Тулпар" белән "Әллүки" журналларына арзан хаклар белән язылу 21 майга кадәр бара, йоклап калмагыз! Милләтебез матбугаты яшәсен, дип борчылучылар, урамда "Безне кысалар!" дип кычкырып йөрүче кайбер "пәрвәрләр" үз гамәлләрен эш белән күрсәтсен иде! Милләт бердәмлеге шуннан күренә ул, җәмәгать!
Читайте нас