+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2017, 15:30

Башкортстан кызларын коллыкка сатканнар

Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсе кешеләре кергән бер җинаятьчел төркем Башкортстанда яшәгән 23 кызны коллыкка сатуда гаепләнә. Эшчәнлекләрен 2013 елда башлаган банда корбаннарын яхшы хезмәт хакы вәгъдә итеп алдаган. Алар чит ил рестораннарына һәм төнге клубларга клентлар җәлеп итәргә тиеш булган.

Чынында исә зыян күрүчеләр чит илдә фәхишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр булган. Һәр кол өчен банда 1 миллион сум акча алган һәм аны үзара бүлешкән. Әйткәндәй, төркемнең 42 яшьлек җитәкче хатынына карата җинаять эше аерым карала.
Читайте нас