+34 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Мая 2017, 09:18

Кабер ташлары җимерелгән

Татарстанның Яшел Үзән районындагы бер мөселман зиратында билгесез кешеләр кулыннан йөздән артык кабер ташы зыян күргән.

Бу - әлеге зиратта ярты ай эчендә теркәлгән икенче шундый очрак. 30 апрельдә 90 кабер ташы җимерелгән булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Беренче очракта полиция хезмәткәрләре гаеплене ачыклый. Психик авырудан җәфа чиккән 20 яшьлек егет гаебен таный, ләкин аның сәбәбен аңлата алмый. Бу юлы нинди вандалның "матчасы китте" икән инде?
Читайте нас