+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Мая 2017, 10:23

Тукталышта ятып үлгән

Cтәрлетамак шәһәрендә тукталышта ире белән җәмәгать транспорты көтеп торган 58 яшьлек хатын кинәт кенә егыла башлый.

Үзен начар хис иткән хатынын ире тотып кала һәм ярдәм итәргә тырыша. Алар янындагы кешеләр медицина хезмәткәрләрен чакырта. Тик, кызганычка каршы, алар килеп, үлемне генә терки. Хатын тукталышта җан бирә.

Аны үлемгә китергән сәбәп - тромб кузгалу дип фаразлана. Хатын югары кан басымы, шикәр диабеты белән җәфа чиккән.
Читайте нас