Бүгенге базар икътисады шартларында да балага тәрбия бирү мәсьәләсе, шулай ук, дәүләт игътибарыннан читтә калмый. Кеше белән уртак тел таба алучы, аралашучан, көндәшлек мохитендә югалып калмаучы, төрле проектларда акча эшләргә сәләтле, компьютер технологияләрен яхшы белүче яшьләр җәмгыятьтә үз урынын тиз тапты. Әмма буыннан-буынга сакланып килгән гомумкешелек сыйфатлары, кызганычка каршы, кими бара кебек.
Бүгенге көндә мәктәп укытучыларына аеруча зур таләпләр куела. Тәрбия эше белән сыйныф җитәкчеләре, психологлар, социаль педагоглар шөгыльләнә. Аерып әйткәндә, сыйныф җитәкчесе алтмыштан артык төрдә тәрбияви эш алып бара. Укытучы дәрестә, сыйныфтан һәм мәктәптән тыш чараларда тәрбияви эшкә вакыт бүлә. Чөнки укытучы бернәрсәгә дә битараф түгел. Безгә, педагогларга, укучыларның тискәре йогынтыларга бирелүе аеруча тынгылык бирми. Интернет челтәре аша билгеле шундыйларның берничәсе — “Зәңгәр кит”, “Йөгер һәм үл” — балалар белән булган фаҗигаләрне арттыру, кешелек җәмгыятен таркату, яшь буынны зомбилаштыру максатында таратыла. Кемнеңдер кайгысыннан бизнес ясарга омтылу — акчага корылган җәмгыятьнең рухи гариплеге, чире. Үрмәкүч авына охшаш зәһәр уен балалар психологиясенә җимергеч тәэсир итә.
Мәгариф системасында бу тискәре йогынтыга каршы махсус чаралар — сыйныф сәгатьләре, район хакимиятендәге җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә әңгәмәләр, 5-11нче сыйныфлар арасында хәвефле төркемдәге балаларны ачыклау максатында психодиагностика чаралары, аның корбаны булу ихтималы сакланган балалар белән әңгәмәләр, дин әһелләре белән сөйләшү үткәрелә. Әлбәттә, укучыларның күпчелеге бу уеннарга карата тискәре мөнәсәбәттә. Укучыларыбыз буш вакытларында фәнни түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыль-ләнә, конкурсларда катнашып, сәләтләрен күрсәтә.
Әмма безгә, педагогларга, тәрбия эше алып барганда аеруча уяу булырга кирәк. Чөнки соңгы вакытта төшенкелеккә бирелүче балалар саны артып китте. Шунысы да уйланырга мәҗбүр итә: бернәрсә белән дә кызыксынмаган, һәрнәрсәгә битараф балалар күп. Арытаба алар тормышта дөрес максат куя алмый. Кайберләре, бердәм дәүләт имтиханын тапшыргач, укырга керә, кайчакта әти-әнисе теләге буенча үзе теләмәгән уку йортында белем ала, яисә күңеле тартмаган эшкә урнаша. Матди һәм рухи мохтаҗлык, янәшәңдә сине аңларлык һәм ярдәм итәрлек кешеләр булмау да тормыштан ямь таба алмауга китерә. Күңел ярлылыгы яшьләрне эчкечелеккә, тәмәке тартуга, наркотик куллануга этәрә. Кайберләре хәтта үз-үзенә кул сала...
Бәхәссез, бала тәрбияләү, әхлакый сыйфатларга нигез гаиләдә салына. Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтергә мөмкин: матди һәм рухи үсеше буенча гаиләләр төрле. Җитеш тормышта яшәгән бер яки ике балалы гаиләләрдә ата-ана балаларына күпчелек очракта ирек бирә, тәрбия мәсьәләсенә игътибар азая. Яки күпчелек балалар аз гына да авырлык күрми, шунлыктан кечкенә проблема алдында да куркып кала, мөстәкыйль тормышка яраксыз булып үсә. Кайбер йомык табигатьле балалар дус-ишләре белән аралашмый, сөйләшә һәм аңлаша белми, якыннары белән килеп туган каршылыкларны хәл итмичә, читтән ярдәм эзли башлый... Бу очракта “Алма агачыннан ерак төшми”, дигән әйтемне искә төшерү дә җитә. Генетика закончалыклары нигезендә, баланың холык-фигыле, акылы һәм башка сыйфатлар ата-анасыннан күчә. Мәктәп һәм тирә-як мохит баланы шәхес буларак формалаштыруга хезмәт итә. Шунлыктан гаиләнең тормыш-көнкүреше, аның әгъзаларының матди яктан тәэмин ителеше һәм башка четерекле мәсьәләләр җәмәгать оешмалары игътибары үзәгендә булсын, күзәтелеп торсын иде. Гаиләдә килеп туган аңлашылмаучанлык, беренче чиратта, ныгып бетмәгән бала-ның психикасына авыр тәэсир итә. Уку-укыту процессында иреш-кән уңышлар, нәтиҗәләр, әлбәттә, гаиләдәге мөнәсәбәт-ләргә турыдан-туры бәйле. Укытучылар, хәзерге федераль дәүләт стандартлары таләп иткәнчә, уку-укыту процессына күбрәк игътибар бүлсә, эш сыйфаты югарырак булачак. Җәмгыять, мәктәп, гаилә тәрбия дигән авыр йөкне бергә алып барганда гына, үзе-безгә лаеклы буын калдыра алачакбыз. Билгеле мәсәл каһарманнары Чуртан, Кысла, Аккош кебек, уртак фикергә килмәсәк, тәрбия дигән авыр йөк урыныннан да кузгалмаска мөмкин бит...
Гөлсинә Басыйрова,
Стәрлебаш 1нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.