Программада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашуы, эшлекле даирә вәкилләре сөйләшүләре, республикаларның экспорт һәм инвестиция куәтләре белән таныштыру каралган.
Сәфәр барышында Башкортстан Хөкүмәте белән Кырым Республикасының Министрлар Советы арасында 2017-19 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына, шулай ук, үзара финанс, мәдәни һәм инвестиция хезмәттәшлеге өлкәләрендә ведомствоара килешүләргә кул кую планлаштырыла.
Моннан тыш, программага сәнәгать предприятиеләрен, югары уку йортларын, социаль һәм мәдәни объектларны карау кертелгән. Сәфәр “Башкортостан” дәүләт концерт залында ике төбәкнең иҗади коллективларының берлектәге концерты белән тәмамланачак.