+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Мая 2017, 21:00

Чүп мәсьәләсе чүп кенә түгел!

Дәүләт җыелышы-Корылтайда үтәчәк парламент тыңлауларында бу хакта җитди сөйләшү көтелә.“Башкортстан Республикасында Экология һәм аеруча сакланучы табигать биләмәләре елы”ның тәүге яртысы үтеп бара. Бу уңайдан республика Хөкүмәте тарафыннан 2016 елның 27 декабрендә расланган планга һава һәм су объектларын, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау, табигатьтән файдалану, шулай ук халыкның экологик мәдәниятен күтәрү өлкәләренә караучы 100дән артык чара кертелгән иде. Моннан тыш, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре көче белән тирә-як мохитне саклау юнәлешендә чистарту корылмалары төзүдә эре проектлар тормышка ашырылачак. Әйе, Экология елына анык максатлар куелуын һәм бу юнәлештә киң күләмле эш җәелдерелүен билгеләргә кирәк. Әмма планлаштырылган чаралар тулы күләмдә алып барыламы? Экология елы әйләнә-тирәне чистарту буенча шимбә өмәләре белән генә чикләнеп калмасмы? Каты көнкүреш калдыклары полигоннары һәм авыл биләмәләрендәге чүплек саклау урыннары тәртипкә китерелгәнме? Көнкүреш калдыкларын җыю, аннары аларны эшкәртүне оештыру нинди дәрәҗәдә тора? Ни аяныч, Экология елының 5 ае үтсә дә, әлеге сораулар хәзер дә көнүзәк булып кала. Аларның күпчелегенең 23 майда Дәүләт җыелышы-Корылтайда үтәчәк парламент тыңлауларына чыгарылуы да гаҗәп түгел. “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе бу уңайдан, үзе хезмәтләндергән төбәкләрдә булып, Экология елына билгеләнгән чараларның муниципалитетлар дәрәҗәсендә үтәлеше белән танышты.

Читайте нас