+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Мая 2017, 11:27

Дөрес туктамыйсың икән - 5 мең сум штраф!

Уфада яңа юл билгеләре урнаштырыла башлады. Алар инвалидларның машиналарын кую өчен махсус урыннарны күрсәтә.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бүген шәһәрдә 282 парковка урыны бар. Быел гына 21 яңа билге урнаштырылган. Бу эш дәвам итә.

Инвалидлар өчен тәгаенләнгән парковкада инвалидлыкны исбат итүче документлары һәм автомобилҗдә махсус билгеләр булган водительләр генә туктый ала. ЮХХДИ хезмәткәрләре моны тикшереп тора. Кагыйдәне бозган өчен 5 мең сум штраф каралган. Беренче кварталда 100дән артык автомобиль хуҗасына штраф салынган.
Читайте нас